10 гыйнвар көне тарихта ниләр белән истә калды?

Россия Хәрби-Диңгез Флотының инженер-механик көне

Бу дата 1855 елның 10 гыйнварында диңгез ведомствосының инженер-механиклар корпусы оештырылуы белән бәйле.

Җәмәгать китапханәсе

1865 елның 10 (яңа стиль белән – 24) гыйнварында Казанда шәһәр җәмәгать китапханәсе (хәзерге Татарстан Республикасы Милли китапханәсе) ачыла. Казанда яшәгән библиофил һәм туган якны өйрәнүче Иван Алексеевич Второвның 903 исемдәге һәм 1908 томнан, периодик басмалардан торган шәхси коллекциясе хәзерге Милли китапханәнең нигезе булып санала. И.А.Второвның улы Николай Иванович Второв (әдәбиятчы, археолог һәм этнограф) 1844 елда бу коллекцияне, җәмәгать китапханәсе оештыру максаты белән, шәһәргә бүләк итә.

 Милләтләр Лигасы

104 ел элек (1920) Милләтләр Лигасы төзелә. Беренче халыкара оешманың бурычлары – тынычлыкны саклау һәм халыкара хезмәттәшлекне үстерү. Аның уставы Парижда узган тынычлык конференциясендә махсус комиссия тарафыннан эшләнә.

1920 елда Милләтләр Лигасының тарихтагы беренче утырышында Беренче Бөтендөнья сугышына нокта куйган Версаль килешүе үз көченә керә.

Милләтләр Лигасы әгъзаларының саны төрле елларда 45 тән алып 60 дәүләткә кадәр тәшкил итә. СССР оешмага 1934 елда керә, әмма 1939 елда совет-фин сугышы башлангач, аны төшереп калдыралар.

1946 елның апрелендә Милләтләр Лигасының соңгы Ассамблеясе уза. Анда Лига функцияләрен Берләшкән Милләтләр Оешмасына тапшыру турында резолюция кабул ителә.

Беренче метро

1863 елда Лондонда дөньяда беренче метрополитен юлы ачыла.  Метрополитен линиясенең озынлыгы 3,6 км тәшкил итә. Линия буенча җиде станция урнашкан була.

Лондон метросы бүген елына миллиардтан артык пассажирны йөртә. Метрополитен челтәре 11 линиядән тора, метрода 272 станция исәпләнә, ә юлларның озынлыгы 400 километрдан артык.

 

 

 

 


Фикер өстәү