Яшел Үзәндә 4 айлык сабыйның һәлак булуына бәйле коточкыч мәгълүматлар пәйда булган

Килеп туган хәл буенча җинаять эше кузгатылган.

Яшел Үзән шәһәрендә 4 айлык сабыйның һәлак булуына бәйле коточкыч мәгълүматлар пәйда булган. “KazanFirst” язганча, сабый, тынычлана алмыйча, бик озак елаган. Малайның әнисе, тынычландыру өчен, нарасыйны кулында бик нык селки башлаган. Берникадәр вакыттан соң сабый шыпырт калган. Ана кеше, баласының сулыш алмый башлавына шикләнеп, “Ашыгыч ярдәм” чакырткан. Медиклар, сабыйның үлүен раслаудан гайре, бернинди дә ярдәм күрсәтә алмаган.

Баланың һәлак булуына бәйле рәвештә “Саксызлык белән үлемгә китерү” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган.

Хәзерге вакытта сабыйның әнисе сак астында тотыла.


Фикер өстәү