44 яшьлек көнче ир элекке хатынын кыйнап үтергән

Башкортстанда Баймак районы Тимясово авылында яшәүче 44 яшьлек ир-ат, көнчелектән 44 яшьлек элекке хатынын кыйнап үтерүе сәбәпле, суд хөкеме алдына басачак. Бу хакта “NewsBash” Россия Тикшерү комитетының төбәктәге тикшерү идарәсе мәгълүматларына таянып яза.

Сибай районара тикшерү бүлеге элек “утырып” чыккан ир-атка карата җинаять эшен тикшерүне төгәлләү турында хәбәр иткән. Аңа “Саксызлык белән үлемгә китерү” статьясы буенча гаепләү белдерелгән.

Тикшерүчеләр әйтүенчә, ул узган елның 18 декабрендә кичен элекке хатыны һәм аның ахирәте белән кәеф-сафа корган. Озак кына эчеп утырганнан соң ир-ат, хыянәтчелектә гаепләп, элекке хатынына бәйләнгән.

Бермәл, бик нык ярсып, хатын-кызның корсагын, тәненең башка өлешләрен йодрыклары белән төя башлаган. Шулчак тегесенең хәле киткән. Ир “Ашыгыч ярдәм” чакырткан. Әмма медиклар, бичараның үлүен раслаудан гайре, берничек тә ярдәм итә алмаган.


Фикер өстәү