Татарстанда прораб һәм кранчы суд хөкеме алдына басачак

Прораб һәм автокран машинисты иминлек кагыйдәләрен бозган өчен (кеше үлеменә китергән) суд хөкеме алдына басачак. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий “Татар-информ” агентлыгына шулай дип хәбәр иткән.

Тикшерүчеләр әйтүенчә, компания “Круглое Поле” авылында күпфатирлы йортларны капиталь төзекләндерү эшләре белән шөгыльләнгән. Быел 2 мартта прораб 50 яшьлек ир-атны кранда эшләргә җәлеп иткән. Әлеге ир, квалификациясез булуы өстенә, эшкә исерек хәлдә килгән. Кран биш катлы йорт түбәсенә профнастил калайларын күтәргәндә, бер калай ычкынып китеп, түбәдәге эшчегә килеп бәрелгән. Эшче 15 метрлы биеклектән егылып һәлак булган.
Тикшерүчеләр фикеренчә, автокран машинисты кранның эләктерү җайланмасының йөк авырлыгына туры килү-килмәвен тикшермәгән, шул сәбәпле эшче һәлак булган.


Фикер өстәү