Капиталь төзекләндерү өчен 3 районга акча җитмәгән

Татарстанда күпфатирлы йортларны капиталь төзекләндерү 69 процентка төгәлләнгән. Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов әйтүенчә, 134 йортта эшләр тулысынча тәмамланган. 588ен төзекләндерү дәвам итә.

Бер ай эчендә барлыгы 74 йортта капиталь ремонтны төгәлләгәннәр. Бер ай элегрәк  төзекләндерү эшләре 662 объектта алып барылган.

Быел күпфатирлы йортларны капиталь төзекләндерү программасында өч район – Әлки, Кайбыч һәм Чирмешән районнары катнашмый. Бу акча җитмәүгә бәйле.


Фикер өстәү