Рөстәм Миңнеханов Чаллы предприятиесенең берничә хезмәткәрен бүләкләгән

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллы предприятиесенең берничә хезмәткәрен билгеләп үтте. Компания хезмәткәрләренең берсе «ТАССРның 100 еллыгы» медале белән бүләкләгән. Бу хакта «Татар-информ» яза.

Хокукый мәгълүмат порталында бүген урын алган карарларның берсендә «Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм һөнәри эшчәнлегендә казанышлары өчен «Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы оешуга 100 ел» медале белән «Чаллы-Икмәк» АҖ слесарь-сантехнигы Ильин Михаил Васильевичны бүләкләргә»,—диелгән.

Шулай ук Татарстан Рәисе мич чыгаручы Николай Мальцевны «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән «Республиканың азык-төлек сәнәгатен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен» бүләкләгән.

Тагын ике хезмәткәр – камыр әзерләүче Елена Маратаева һәм катлы камыр ризыклары цехы мастеры Мәдинә Гайсинага «Татарстан Республикасының атказанган азык-төлек сәнәгате хезмәткәре» исеме бирелгән. Документта «Республиканың азык-төлек сәнәгатен үстерүдә күрсәткән казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен» диелгән.

 


Фикер өстәү