Татарстан җитәкчелеге кайгы уртаклашты

Татарстан Республикасы җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде.

2024 елның 2 гыйнварында озакка сузылганавырудан соң 75 нче яшендә милиция генерал-майоры, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләрминистрының элеккеге урынбасары иҗтимагыйиминлек милициясе хезмәте начальнигы НогмановРафил Габдерәфыйк улы вафат булды.

Р.Г. Ногманов 1949 елның 1 июлендә ТатарстанАССРның Апас районы (хәзерге Кайбыч муниципальрайоны) Салтыган авылында туган. Совет Армиясесафларында хезмәт иткәннән соң, хезмәт юлын 1970 елда Казан шәһәренең Киров районы Эчке эшләр бүлеге милиционеры булып башлый.

1973 елда Алабуга урта махсус милиция мәктәбен, 1981 елда СССР Эчке эшләр министрлыгыакадемиясе Мәскәү филиалының Казан бүлегентәмамлый.

1975 елдан 1981 елга кадәр Татарстан АССР Эчкеэшләр министрлыгының Җинаятьчеләрне эзләүидарәсендә төрле вазыйфаларда эшли. 19811989 елларда Әгерҗе районы Эчке эшләр бүлеге һәм Әлмәтшәһәре Эчке эшләр бүлеген җитәкли. 19891993 елларда Җинаятьчеләрне эзләү идарәсе начальнигыурынбасары, Татарстан АССР Эчке эшләрминистрлыгының Профилактика хезмәте идарәсеначальнигы була, аннары Чистай шәһәре Эчке эшләр бүлегенә җитәкчелек итә.

1993 елда Р.Г. Ногманов Татарстан Республикасыэчке эшләр министры урынбасарыиҗтимагыйиминлек милициясе хезмәте начальнигы итепбилгеләнә. Бу вазыйфада 15 елдан артык эшләп, улреспубликада хокук бозуларны булдырмый калуныңкүпбаскычлы системасын булдыруга зур өлеш кертә. Тәртип саклау иҗтимагый пунктлары эшен яңадан җанландырып җибәрүне башлап йөрүчеләрнең берсе була. Аның җитәкчелегендә милиция участок уполномоченныйлары хезмәтен ныгыту һәм аларныңсоциаль-көнкүреш мәсьәләләрен хәл итү буенчамасштаблы эш башкарыла.

Р.Г. Ногманов берничә тапкыр Төньяк Кавказ территориясендә контртеррористик операцияләрүткәрү буенча берләшкән гаскәрләр төркемесоставында була. Хезмәт бурычын үтәгәндә күрсәткәнкыюлыгы һәм батырлыгы өчен Р.Г. НогмановБатырлык ордены белән бүләкләнә.

2009 елдан IV һәм V чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты булып тора, даими профессиональ нигездә эшли, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәмхокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары була.Парламентта эшләү чорында Р.Г. Ногманов үзтәҗрибәсен хокук бозуларны булдырмый калу өлкәсендә Татарстан Республикасы законнарынүстерү өчен кулланды. Җәмәгать тәртибен саклаунытәэмин итүгә гражданнарның кушылуына, халыкдружиналары оештыруга юнәлдерелгән законнараның турыдан-туры катнашында эшләнә һәм кабул ителә.

2020 елдан 2023 елга кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы Рәисеурынбасары була.

Р. Г. Ногмановның күпьеллык нәтиҗәле хезмәтеһәм казанышлары югары дәрәҗәдәге бүләкләр беләнбилгеләп үтелә. Алар арасында «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены;Жуков, «Җәмәгать тәртибен саклауда аерылып торганөчен», «Санкт-Петербургның 300 еллыгыистәлегенә», «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә», «Фидакарь хезмәт өчен», «Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медальләре, «Россия Федерациясе Эчке эшләрорганнарының атказанган хезмәткәре» һәм«Татарстан Республикасының атказанган юристы»исемнәре һ. б. бар.

Р.Г. Ногманов профессиональлек һәм намуслылык үрнәге иде. Куелган максатка ирешүдә нык торуы, сайлаган эшенә бирелгәнлеге, үз идеалларына һәмкарашларына тугрылыгы, шулай ук кешеләргәигътибарлы мөнәсәбәте аңа хезмәттәшләре һәмҗәмәгатьчелек арасында лаеклы абруй һәм танылукитерде.

Ногманов Рафил Габдерәфыйк улы турында яктыистәлек безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланачак.

Р.Н. Миңнеханов, М.Ш. Шәймиев, Ф.Х. Мөхәммәтшин, А.В. Песошин, Ә.Ә. Сәфәров, Р.В. Гыйльманов, А.В. Хохорин, И.Р. Метшин, В.А. Сәлимов, А.И. Рәхмәтуллин, З.Р. Вәлиева


Фикер өстәү