Машина йөртү таныклыгына имтихан тапшыру тәртибе үзгәрә

Россиядә 1 апрельдән машина йөртү таныклыгына имтихан тапшыруның яңартылган кагыйдәләре үз көченә керәчәк.

Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Узган ел ахырында Эчке эшләр министрлыгы «Транспорт чаралары белән идарә итү хокукына имтиханнар үткәрү һәм машина йөртү таныклыклары бирү буенча дәүләт хезмәтләре тәкъдим итү уңаеннан Россия Эчке эшләр министрлыгы Административ регламентына үзгәрешләр кертү хакында»гы ведомство боерыгы проектын әзерләде.

Документ нигезендә:

— машина йөртү таныклыгына имтихан тапшырылмаган дип саналган штраф баллары күләмен биштән җидегә кадәр арттырачаклар;

— исерек хәлдә рульгә утырган өчен машина йөртүгә административ тыю гамәлдә булган гражданнар җәза срогы тәмамланганчы башка машина йөртү категорияләрендә правага имтихан тапшыра алмаячак;

— әгәр имтихан тапшырганда Россия гражданинының паспорты яки транспорт чарасы белән идарә итүгә каршы күрсәтмәләр булмау турында медицина бәяләмәсенең гамәлдә булу вакыты чыкса, аны яңага алыштырылган паспорт яки медицина бәяләмәсе тәкъдим иткәнче башка вакытка күчерәчәкләр;

— повестка буенча хәрби комиссариатка килмәгән армиядә хезмәт итәргә тиешле кешеләр дә имтихан тапшыра яки машина йөртү таныклыгы ала алмый.

2022 елда Эчке эшләр министрлыгы законга машина йөртү таныклыгы алуга карата таләпләргә төгәллек кертә һәм катгыйландыра торган берничә төзәтмә тәкъдим итте. Әйтик, аларда аерым категорияләрдәге машина йөртү таныклыклары бирү өчен таләпләр күрсәтелгән һәм исерек хәлдә рульгә утырган кешеләр өчен аларны кабат алу кагыйдәләре катгыйландырылган.


Фикер өстәү