Дәүләт Думасы депутатлары исерек йөртүчеләргә җәза чараларын көчәйтергә җыена

Исерек хәлдә рульгә кабат утыручылар өч елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.

Дәүләт Думасы май аенда исерек килеш рульгә утырган өчен җинаять җаваплылыгын көчәйтүне күздә тоткан закон проектын (Хөкүмәт аны өстенлекле тәртиптә карауга керткән) карап тикшерергә җыена, дип яза “Известия”.

Басмада билгеләп үтелгәнчә, документ язгы сессия азагында кабул ителергә мөмкин. Дәүләт Думасының Хокук бүлеге закон проектына уңай бәяләмә биргән дә инде. Төзәтмәләр нигезендә, исерек килеш рульгә кабат утыручыларга штраф күләме 300 мең сумнан 500 мең сумга җиткерелә. Шул ук вакытта иректән мәхрүм итүнең максималь срогы өч ел тәшкил итә. Закон проектына аңлатма язуында түбәндәге сан китерелгән. 2020 елда гына да “Административ җәзага тартылган зат тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу” статьясы буенча 66,3 мең эш каралган.


Фикер өстәү