Яңа Кенәр авылында яшәүче Сәгыйдәбану әбигә 100 яшь тулган

Яңа елның икенче көнендә Яңа Кенәр авылында яшәүче Сәгыйдәбану Хәбибуллинага 100 яшь тулган. Бу хакта «Арча хәбәрләре» яза.

Йөзьяшәр әбине район башлыгы Илшат Нуриев та котларга килгән, юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләкләр тапшырган. Сәгыйдәбану әби 1924 елның 2 гыйнварында Кышлау авылында (хәзер Әтнә районына керә) туган.

Хезмәт юлын туган авылында хат ташучы булып башлый, аннан соң тракторчы булырга да туры килә. 1955 елда ире Габделхәй белән Яңа Кенәр авылына күченәләр. Промкомбинатта кирпеч цехында эшли, ире столяр була. Сәгыйдәбану балалар бакчасына эшкә керә, җәйге айларда аш пешерүче була. Габделхәй абый – Бөек Ватан сугышы ветераны, 2001 елда вафат була.


Фикер өстәү