Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстан җитәкчелеге блокадачыларга һәртөрле ярдәм күрсәтә

Бүген Санкт-Петербургта Бөек Ватан сугышы елларында Ленинградның фашист блокадасыннан тулысынча азат ителүенә 80 ел тулуга багышланган масштаблы чаралар уза. 1944 елның 27 гыйнварында герой-шәһәрнең 872 көнлек камалышына нокта куела. Ленинград Җиңүенең юбилее көненә багышланган  истәлекле чараларда Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе катнаша.

Татарстан делегациясе составында – Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин.

Ленинград янында сугышкан геройларның батырлыгы, дошман боҗрасында калган халыкның батырлыгы һәм ныклыгы истәлегенә тантаналы чаралар Пискарев мемориаль зиратындагы «Ватан-ана» монументына веноклар һәм чәчәкләр салу тантанасыннан башланды. Нәкъ менә1939 елда ачылган Пискарев зираты Бөек Ватан сугышы вакытында төп күмәк җирләү урыннарының берсе була. Туганнар каберлегендә  ачлыктан, салкыннан, уттан һәм бомбага тотудан һәлак булган йөзләрчә мең Ленинград кешесе, шулай ук шәһәрне саклаган дистәләгән мең мең солдат ята.

«Бүген бөтен Россиядән, чит илләрдән килгән  делегацияләренең Санкт-Петербургның Пискарев зиратында җиңүчеләрне, бу шәһәрнең геройларын искә алулары, аларга хөрмәт күрсәтүләре гаҗәп түгел, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, – безнең делегация әгъзалары хәзерге вакытта республикада гомер итүче Ленинград камалышында булган кешеләр,  барлык татарстанлылар исеменнән монументка венок һәм чәчәкләр салдылар».

Парламент башлыгы искә төшергәнчә, сугыш елларында республикага күп санлы ленинградлылар эвакуацияләнгән, Төньяк башкаладан Казанга эре предприятиеләр күчерелгән. «Татарстан җитәкчелеге республикада яшәүче блокадачылар белән даими элемтәдә тора, аларга һәртөрле ярдәм күрсәтелә, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, – авыр елларда Ленинградны яклаган, камалышта һәлак булган тыныч халыкны хөрмәт һәм ихтирам белән искә алу – бүгенге һәм киләчәк буыннарның изге бурычы. Безнең максат – ленинградлыларның батырлыклары турында истәлекне киләчәк буыннарга тапшыру».

«Ватан-ана» монументына веноклар һәм чәчәкләр РФ Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко, Санкт-Петербург губернаторы Александр Беглов, Санкт-Петербургның Закон чыгару җыены депутатлары, Россия Хөкүмәте әгъзалары, Конституция суды, Дәүләт Думасы, Ленинград өлкәсе Хөкүмәте делегацияләре, иҗтимагый оешма вәкилләре, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм блокадалы Ленинград халкы тарафыннан куелды.

Тантана башланыр алдыннан бер минут тынлык игълан ителде, Россия Федерациясе гимны яңгырады.

Блокаданы тулысынча бетерү көнендә Пискарев мемориаль зиратына чәчәкләр салу Петербург халкы өчен генә түгел, ә бәлки хәзерге вакытта Россиянең төрле төбәкләрендә, ерак һәм якын чит илләрдә гомер итүче Ленинград камалышында яшәгән кешеләр өчен дә күпьеллык традиция. Күп кенә татарстанлылар өчен Ленинград блокадасы еллары – аларның шәхси тарихының бер өлеше. Ленинград өчен барган сугышларда безнең республикадан дистәләгән мең сугышчы катнашкан, аларның күбесе һәлак булган.

Хәзерге вакытта Татарстанда «Блокадалы Ленинградта яшәүчегә» билгесе белән бүләкләнгән 87 ветеран яши, республикабызның 5 кешесе «Ленинградны саклаган өчен» медале белән бүләкләнгән. Эвакуацияләнгән ленинградлылар Казанга 1941 елның җәендә, блокадага кадәр үк килә башлыйлар, ә инде 1941-1942 еллар кышында безнең республика башкаласына Ладога күле буйлап эвакуацияләнгән кешеләр төялгән эшелоннар җибәрелә.

«Ватан-ана» монументы сугышчыларга куелган мемориал гына түгел, бәлки  блокадалы Ленинградны саклаучылар белән  тыныч халыкның берләшүенә дә  һәйкәл булып тора, алар дошманы берләшеп җиңә алганнар, – дип билгеләп үтте республика мәдәният министры Ирада Әюпова журналистлар белән аралашканда, – кызганычка каршы вакыт үзенекен эшли, бүген без тарих битләренә сирәгрәк мөрәҗәгать итәбез, тарихны шактый бозып күрсәтүләрне дә күзәтәбез, әмма блокадалы Ленинградта яшәүчеләр, бүген шулай ук тантаналы чараларда катнашучылар, безгә бу истәлекне сакларга тиешлегебезне тагын бер тапкыр искә төшерәләр: театр сәхнәләрендә, күргәзмәләрдә, тарих дәреслекләрендә, балалар белән фикер алышуда, гаиләләр белән аралашуда. Хәтер – ул безнең үз Ватаныбызны югалтмаячагыбызга гарантия, үз вакытында ленинградлылар рухи көче белән туган шәһәрләрен саклап калган кебек».

Бүген төп вакыйгаларның берсе – Россия Президенты Владимир Путин катнашында «Газпром Арена» стадионында кичен узачак масштаблы митинг-реквием булачак. Сәхнәгә куелган искиткеч һәм техник яктан катлаулы музыкаль калейдоскопта спектакль-концертның сәнгать җитәкчесе Юрий Башмет блокаданың барлык фаҗигале этапларын – камалышны, күп санлы һөҗүмнәрне, ачлыкны, Тормыш юлын, «Искра» операциясе барышын һәм шәһәрне тулысынча азат итүне чагылдыра алган. Реквием кысаларында тормышлары Ленинград белән бәйле булган күренекле композиторлар Дмитрий Шостакович һәм Арам Хачатурянның әсәрләре яңгыраячак. Кичәнең үзенчәлекле мизгеле булып 1942 елда Ленинград блокадасында һәлак булган композитор, Казан соборы регенты Василий Фатеев әсәрен башкару тора.

Ленинградның фашист блокадасыннан тулысынча азат ителүенең 80 еллыгына багышланган тантаналы чаралар бүген бөтен ил буенча уза. Төп чаралар планы 135 пункттан тора.


Фикер өстәү