Казанның Вахитов районы 50 еллык юбилеен билгеләп үтә

Казан шәһәренең Вахитов районы оешуга 50 ел тулуга багышланган тантаналы чара Г.Камал исемендәге татар академия театрында узды. Тантаналы кичәдә катнашучыларны һәм кунакларны республика җитәкчелеге исеменнән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

«Бу залда шәһәрнең үзәк өлешен булдыруга һәм үстерүгә зур өлеш керткән төрле буын вәкилләрен күрүемә шатмын», – диде парламент башлыгы Татарстан башкаласында яшәүчеләрне истәлекле дата белән котлап.

Фәрит Мөхәммәтшин шәһәрнең тарихи өлешен үзгәртеп коруга Казанның 1000 еллык юбилеена әзерлек көчле этәргеч бирүен билгеләп үтте. Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, Республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев ярдәме белән нәкъ менә монда тузган торакны бетерү буенча масштаблы программа эшли башлады, аны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә 17 меңнән артык гаилә яңа фатирларга күченде. Программа төзелеш тармагын үстерүгә, шәһәрнең үзәк өлешенә шактый инвестицияләр кертүгә этәргеч булды.

Дәүләт Советы Рәисе әйтүенчә, хәзерге вакытта Вахитов районы Казанның чын энҗесе, аның йөзе булып тора. «Вахитов районы юбилее – анда яшәүчеләр өчен генә түгел, ә бөтен күпмилләтле республикабыз өчен дә мөһим вакыйга, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Беренче чиратта нәкъ менә сезнең районда Казанга килгән кунакларда башкала һәм бөтен республика турында тәэсир барлыкка килә. Бу тарихи, административ, фәнни һәм мәдәни үзәк, шәһәр халкы һәм туристлар җәлеп ителгән урын. Монда тормыш һәрвакыт кайнап тора!»

Республика парламенты башлыгы Вахитов районы ветераннарына, Татарстан башкаласының хәзерге җитәкчеләренә рәхмәт белдерде. «Сезнең уртак хезмәтегез һәм тырышлыгыгыз белән район елдан-ел яхшыра бара, дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. Заманча торак комплекслар төзелә һәм йортлар капиталь ремонтлана. Яңа иҗтимагый урыннар, аллеялар, парклар, оригиналь газоннар һәм ишегалларында чәчәк түтәлләре барлыкка килә. Сез ветераннарның сәнәгать, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, көнкүреш хезмәтләре өлкәсендәге традицияләрен лаеклы дәвам итәсез. Яшь буын вәкилләренең районның данлы хезмәт елъязмасы дәвам итүе сөендерә. Сез үз районыгызны һәм шәһәрегезне яратып, аны тагын да матуррак һәм күркәмрәк итү өчен тырышасыз, балаларны һәм өлкән яшьтәге кешеләрнекайгыртасыз, яшьләрдә киләчәк өчен җаваплылык хисе тәрбиялисез«.

Республика җитәкчелеге, барлык шәһәрлеләр, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, иҗтимагый сектор ярдәме белән Казан мэры Илсур Метшинның гамәлдәге идарә командасы бүгенге заманның барлык бурычларын һәм чакыруларын үти алачагына ышаныч белдереп, Дәүләт Советы Рәисе вахитовлыларга туган районда тормышны иминрәк һәм бәхетлерәк итәргә омтылуларын саклап калуларын теләде.

Район тарихының «алтын битләре» турында истәлекләре белән Казан мэры Илсур Метшин уртаклашты. «Бүген Казан үзгәрүен дәвам итә, барлык кыенлыкларга карамастан, без үсешебезне туктатмыйбыз. Вахитов районы белән мине иң яхшы хатирәләр бәйли, дип билгеләп үтте Илсур Метшин.  Безнең алда зур бурычлар тора«.

Чарада катнашучыларны шулай ук Вахитов районы башлыгы Альберт Салихов һәм Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты ректоры Рафис Борһанов тәбрикләделәр. Кичә ахырында ветераннарны һәм районның иң яхшы кешеләрен дәүләт һәм шәһәр бүләкләре белән бүләкләү тантанасы булды.

Вахитов районы 1973 нче елда оештырылган. Бүген биредә 85 меңнән артык кеше яши. Район территориясендә «Татэнерго», Казан төгәл машиналар төзү заводы, шәһәрнең иң борынгы икмәк-булка һәм кондитерлык ризыклары җитештерүчеләренең берсе булган 3 нче икмәк заводы, Россиянең авиатөзелеш тармагының әйдәп баручы предприятиеләренең берсе – Казан «Электроприбор» заводы, «Татспиртпром» АҖ, «Метроэлектротранс» МУП, «Мелита»АҖ кебек эре предприятиеләр эшли.

Вахитов районында 26 мәктәп, 24 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, 27 югары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениесе, 34 мәдәният учреждениесе, 42 гыйбадәт йорты, 11 спорт комплексы һәм стадион, 32 парк һәм сквер урнашкан. Районда 523 бина һәм корылма мәдәни әһәмияткә ия объектларга карый. Казан Кремле башкаланың җаны һәм йөрәге булып тора.


Фикер өстәү