«Татарстанның мәдәни башкаласы» бәйгесенең приз фонды 1 млн сум тәшкил итәчәк

«Татарстанның мәдәни башкаласы» бәйгесе республикада быел да узачак. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясендә ведомство җитәкчесе Ирада Әюпова хәбәр итте. 

– Узган елның иң зур һәм иң кирәкле фестивальләрнең берсе – «Татарстанның мәдәни башкаласы» бәйгесе булды. Быел Татарстан Рәисе кушуы буенча без бу традицияне дәвам иттерәчәкбез. Хәзер аның графигы төзелә һәм бонуслар тагын да күбрәк булачак. Бәйгенең приз фонды 1 млн сум тәшкил итәчәк, – дип сөйләде ул.


Фикер өстәү