Быел “XXI гасыр лидеры” бәйгесенең финалы Казанда узачак

5-10 сентябрь көннәрендә Татарстан башкаласында “XXI гасыр лидеры” бәйгесенең финалы узачак. Бу хакта бүген Хөкүмәт йортында узган матбугат очрашуында хәбәр иттеләр.

Татарстан Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева сүзләренчә, әлеге чара кысасында “Большая перемена” бәйгесенең ярымфиналы да узачак. “Тиздән балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмаларының иң актив вәкилләре Татарстан башкаласында очрашачак. Россиянең 70ләп төбәгеннән, шулай ук Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан катнашучылар килүен көтәбез”, – диде ул.

Барлыгы 500ләп катнашучы “XXI гасыр лидеры” исеменә лаек булу һәм “Большая перемена” бәйгесенең финалына чыгу өчен көч сынашачак. Бәйге нәтиҗәләре буенча 10 абсолют җиңүче һәм 10 махсус номинация җиңүчеләре ачыкланачак. Президент Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән әлеге 20 җиңүчегә 50 мең сум күләмендәге акчалата бүләк тапшырылачак.

“Большая перемена” оешмасының генераль директоры Наталия Мандрова исә бәйгене уздыру өчен ни өчен нәкъ менә Казанны сайлауларын аңлатты. “Төбәкләр өчен “XXI гасыр лидеры”н уздыру – элек-электән зур дәрәҗә ул. Быел бәйге 20 нче тапкыр узачак. Һәм нәкъ менә юбилей елында аның Казанда үткәрелүе – очраклы хәл түгел. Татарстан башкаласы безгә бик кызыклы, бәйгенең юбилеена туры килә торган программа тәкъдим итте”, – диде ул.

2002 нче елдан башлап “XXI гасыр лидеры” Казанда өченче мәртәбә уздырыла. 2008 нче елда бәйгенең финалы 52 төбәктән 100ләп катнашучыны җыйган булса, 2017 нче елда безгә 65 төбәктән 300ләп бала килгән. Быел исә Казанда Россия балалар хәрәкәтенең 500 лидеры очрашачак. 20 бала Татарстан данын яклаячак.


Фикер өстәү