Авылда 95 яшьлек ветеранны үтергәннәр

Башкортстанның Илеш районында 95 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветеранының мәетен тапканнар. Ул үтерелгән дип фаразлыйлар. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының төбәк буенча матбугат хезмәте  хәбәр итә.

Хәзер әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, 25 август иртәсендә өлкән яшьтәге ир-атны социаль хезмәткәр күреп алган. Мәрхүм Кадыйр авылында шәхси йорт ишегалдында яткан була.

Әлеге хәл булган урынга тикшерүчеләр һәм криминалистлар полиция хезмәткәрләре белән бергә чыккан. Хәзер үтерү шартлары һәм үтерүчеләрнең кем булуы ачыклана.


Фикер өстәү