Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов «Kazan Digital Week – 2026»ның рәсми ачылышында катнашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Kazan Digital Week – 2026 халыкара форумының рәсми ачылышында катнашты.

«Форум елдан-ел тагын да масштаблырак һәм мөһимрәк булып бара», – диде Татарстан Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов форумга игътибар һәм ярдәм күрсәткән өчен Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустинга, илнең цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаевка рәхмәт белдерде.

Рөстәм Миңнеханов быел ил төбәкләреннән килгән катнашучылар белән беррәттән, чит илдән килгән кунакларның күп булуын билгеләп үтте. «Быелгы форумда дөньяның 76 иленнән 21700 дән артык катнашучы теркәлгән», – диде ул. 

Татарстан Рәисе әйтүенчә, быел орумның 10 төп тематикасы сакланып калнан. «Шул ук вакытта ясалма фәһемнән файдалануны үстерү темасы кертелде. Ул барлык тармаклар үсешенең драйверы булып тора», – диде Рөстәм Миңнеханов.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре