Газетага язылу

Сергей Цветков: «КДВ – цифрлы технологияләр өлкәсендә халыкара дәрәҗәдәге иң зур төбәк форумы»

Россия цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Сергей Цветков «Kazan Digital Week – 2026» халыкара форумының рәсми ачылышында форумда катнашучыларны илнең цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы исеменнән сәламләде.

«Ел саен без Татарстанга зур командабыз белән киләбез, форумның үсүен, яңа катнашучылар, яңа эшләнмәләр һәм фикер алышу өчен яңа темалар барлыкка килүен күрәбез. Бүген бу — цифрлы технологияләр өлкәсендә халыкара дәрәҗәдәге иң зур төбәк форумы», – диде Сергей Цветков. 

Ул Татарстан Рәисенә һәм республика командасына, кунакчыллык, яхшы инфраструктура һәм цифрлы үсешкә шәхси игътибар өчен рәхмәт белдерде. «Монда һәрвакыт эчтәлекле һәм нәтиҗәле эш өчен шартлар тудыра беләләр», – диде федераль министр урынбасары. 

Аның әйтүенчә, Татарстан күп еллар дәвамында илнең технологик лидерлары исәбендә. «Моның артында тәгаен нәтиҗәләр тора. Бу — Иннополис университеты да, IT-парклар да, көчле Россия компанияләре дә. Һәм, әлбәттә, без, цифрлаштыру министрлыгы буларак, халык өчен цифрлы сервисларны һәм предприятиеләрдә технологияләр кертүне билгеләмичә кала алмыйбыз. Монда белем бирү дә, эшләнмәләр дә, бу чишелешләрне кулланырга мөмкин булган сәнәгатьләр дә бар», – диде Сергей Цветков. 

Аның сүзләренә караганда, мондый күрсәткечләрне саклап калу җиңел түгел. «Ел саен алга барырга, яңа юнәлешләр табарга, катлаулы бурычларга алынырга кирәк. Һәм республика моңы эшли. Татарстанда тупланган уңай тәҗрибәне башка төбәкләрдә кертү мөмкинлеген дә тәэмин итәргә кирәк», – диде Сергей Цветков. 

Ул форумда ясалма фәһемгә, яшьләргә зур әһәмият бирелүен аерым әйтте.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре