Газетага язылу

Көзен чәчләрне ничек тәрбияләргә? – Табиб киңәшләре

Тән тиресе авырулары табибы Ирина Кондрахина “Российская Газета” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә көзге чорда чәчләрне ничек итеп дөрес карарга икәнен аңлаткан.

Көзен чәчләрне ничек тәрбияләргә? – Табиб киңәшләре
«Татар-информ»

Белгеч әйтүенчә, бүлмәдәге коры һава, урамда һава температурасындагы кискен үзгәрешләр һәм җил башның тән тиресенә, шулай ук чәчләргә шактый ук зыян салырга мөмкин. Шуңа күрә аларны сакчыл төстә тәрбияләү таләп ителә.

“Башны, чәч майлануга карап, әмма атнасына ким дигәндә 2-3 тапкыр йомшак (сульфатсыз яки сульфаты аз булган) шампунь белән юу киңәш ителә. Төп бурыч – тән тиресенең чамадан тыш кибүенә юл куймау”, – дигән Кондратьева.

Ул шулай ук чәчләрне салкыннан һәм җилдән сакларга, табигый материалдан тегелгән баш киемнәренә өстенлек бирергә киңәш иткән.

Моннан тыш чәчләрнең сәламәтлеге өчен дөрес тукланырга кирәк, дигән табиб. Аның әйтүенчә, көндәлек туклануга түбәндәге ризыкларны кертү зарури:

  • майлы балык, чикләвек һәм орлыклар (омега-3 һәм цинк чыганаклары);
  • йомырка, эремчек, тавык ите (аксым һәм биотин);
  • яшел тәмләткечләр, яшелчә (антиоксидантлар һәм фолий кислотасы);
  • тышчасы алынмаган ярмадан әзерләнгән ризыклар (ашказаны-эчәкләрнең эшчәнлеген яхшырта).

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре