Җитәкләп йөрисе: Татарстанда үсмерләр арасында хокук бозу очраклары

Татарстанда үсмерләр арасында хокук бозу очраклары арткан. Аларның күпчелеген урлау, талау кебек кырын эшләр тәшкил итә. Саннар теленә күчерсәк, бер ел эчендә Татарстанда яшүсмерләр тарафыннан кылынган хокук бозу очраклары 1,5 процентка арткан.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының участок хезмәткәрләре һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекләр эшчәлеген оештыру идарәсе җитәкчесе урынбасары Лариса Осипова сүзләренә караганда, хәзерге вакытта республикада хокук бозган 3 меңләп үсмер исәптә тора. Быел барлыгы 332 үсмер кырын эштә тотылган. Узган ел андыйлар 387 кеше булган. «Алар арасында берьюлы берничә җинаять кылган үсмерләр бар. Бу саннардагы үзгәреш шуңа бәйле. Кайчак бала үзенең җинаять кылганын аңлап та бетерми, урлауны әйбер алу дип кенә кабул итә», – дип зарланды Лариса Осипова.

Полковник сүзләренә караганда, кыек юлга баскан үсмерләр вакытлыча тору үзәгенә урнаштырыла. «Бирегә җинаять кылган, әмма балигълык яшенә җитмәгән балалар озатыла. Гаиләсеннән, якыннарыннан аерылгач, алар монда бик тиз җиргә төшә. Үзәктә профилактика эше алып барыла», – ди ул.

Лариса Осипова кыек юлга баскан үсмерләрне тәрбияләүгә һәркем үз өлешен кертә ала дигән фикердә. Моның өчен «җәмәгать тәрбиячесе» дигән статус алырга гына кирәк. «Бу институт ун елдан артык эшләп килә. Аерым игътибарга лаек үсмергә бер өлкән кеше беркетелә. Әмма бу кеше үсмерне дөрес юлдан алып барырлык, әйтик, ул берәр төрле оешма җитәкчесе, депутат, район, авыл җирлеге башлыгы яки ярдәмчесе булырга тиеш», – дип фикер йөртә полиция вәкиле.

Лариса Осипова берочтан үсмерләрне соңгы арада киң таралган афәт – электрон тәмәкеләрдән дә сакларга кирәклеген искәртте. Төгәл саннарны әйтә алмаса да, республикада әлеге афәттән вафат булган үсмерләр барлыгын да ассызлыклады ул. «Үсмерләр электрон тәмәкенең сәламәтлек өчен ни дәрәҗәдә зыянлы икәнен тиешенчә аңлап бетерми. Аларга иң, беренче чиратта, әнә шуны аңлатырга кирәк. Дөрес, араларында сәламәт тормыш алып баручылары да шактый. Шулай да үсмерләрнең күбесе бүген электрон тәмәке белән агуланган», – ди ул.

Ата-аналар һәм балалардан юлларда да игътибарлы булу сорала. Ник дигәндә, август – сентябрь айларында юлларда балалар катнашындагы юл һәлакәтләре саны бермә-бер арта, дип кисәтә белгечләр. Татарстанның ЮХИДИ идарәсеннән хәбәр итүләренчә, быелның 7 аенда Татарстан юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 280 юл һәлакәте килеп чыккан. Аларда 10 баланың гомере өзелгән.

Бу фаҗигаләрне кисәтү максатыннан, 22 августтан 11 сентябрьгә кадәр Татарстанда «Игьтибар: балалар!» дип исемләнгән профилактик чара уздырыла. Аның кысасында балигъ булмаган балаларны транспорт чарасында йөртү, машина йөртүчеләрнең җәяүлеләргә өстенлек бирүе буенча юл кагыйдәләренең үтәлеше, шулай ук балигъ булмаганнар арасында юл һәлакәтләрен булдырмау максатында профилактик чаралар үткәрү, мәгариф оешмаларына, сәламәтлек лагерьларына бару юлларының төзеклеген тикшереп тору буенча рейдлар үткәреләчәк.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү