Татарстанда узачак нефть-газ форумында 2 меңнән артык кеше катнашачак

Татарстанда узачак нефть-газ форумында беренче тапкыр Африкадан да делегатлар катнашачак. Бу хакта бүген журналистлар белән очрашуда «Казан Экспо» коммерцияле булмаган автоном оешма генераль директоры урынбасары Игорь Астафьев хәбәр итте.

31 августтан 2 сентябрьгә кадәр узачак форумда 2 меңнән артык кеше катнашыр дип көтелә.
Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко сүзләренә караганда, быелгы форум республиканың нефть-газ сәнәгатен цифрлы трансформацияләүгә багышланачак. Өч көн дәвамында форумда биш халыкара һәм бер илкүләм конференция, җиде «түгәрәк өстәл» узачак. Бу чараларда фән, технологияләр, кадрлар мәсьәләсе турында фикер алышачаклар.

«Биредә җирле җитештерүчеләрнең продукциясен җәелдерү мөмкинлекләре дә каралачак. Быел күргәзмәдә катнашучылар саны 200гә җитәр, аның географиясе дә киңәер дип көтәбез», — диде Коробенко.


Фикер өстәү