Фәрит Мөхәммәтшин Луганск Халык Республикасы делегациясе белән очрашты.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Луганск Халык Республикасы делегациясе белән очрашты. Очрашуда ЛХР Халык Советы Рәисе урынбасары Андрей Сопельник, парламентның бюджет-финанс, инвестиция һәм салым сәясәте, икътисад, сәүдә һәм тышкы элемтәләр, кече һәм урта бизнесны үстерү мәсьәләләре буенча комитеты рәисе Алексей Белецкий һәм комитет әгъзасы Зинаида Надён катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин ике арада гуманитар һәм икътисади элемтәләрнең киңәюен билгеләп үтте. «Татарстанлылар Донбасс халкын хуплый һәм һәрьяклы гуманитар ярдәм күрсәтә. Донбасс халкы өчен республикада 562 тонна гуманитар ярдәм җыелды һәм җибәрелде», – диде ул.

Андрей Сопельник Фәрит Мөхәммәтшинга җылы каршылаганнары өчен рәхмәт белдерде һәм очрашуда катнашучыларга икътисадны торгызу буенча күрелә торган чаралар турында мәгълүмат бирде. «Безнең өчен россиялеләрнең, аерым алганда, татарстанлыларның халык хуҗалыгы эшен оештыру өчен ярдәме бәяләп бетергесез. Шундый ярдәм нәтиҗәсендә үзебезне Россия халыклары гаиләсе эчендә тоябыз», – диде ул.

ЛХР делегациясе әгъзалары Татарстан парламентының эшен оештыру мәсьәләләре, төбәкләр арасында хезмәттәшлек итү мөмкинлеге белән кызыксынды.

 

 


Фикер өстәү