Фәрит Мөхәммәтшин Луганск Халык Республикасы делегациясе белән очрашты

Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанга танышу өчен килгән Луганск Халык Республикасы делегациясе белән очрашты. Очрашуда ЛХР Халык Советы Рәисе урынбасары Андрей Сопельник, парламентның бюджет-финанс, инвестиция һәм салым сәясәте, икътисад, сәүдә һәм тышкы элемтәләр, кече һәм урта бизнесны үстерү мәсьәләләре буенча комитеты рәисе Алексей Белецкий һәм комитет әгъзасы Зинаида Надён катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин ЛХР делегациясе әгъзаларын Татарстан Дәүләт Советының депутатлар корпусы исеменнән сәламләде һәм гуманитар һәм икътисадый элемтәләрнең киңәюен билгеләп үтте. «Татарстанлылар Донбасс халкын хуплый һәм һәрьяклы гуманитар ярдәм күрсәтә, — диде ул. — Татарстан Республикасында Донбасс халкы өчен 562 тонна гуманитар ярдәм җыелды һәм җибәрелде».

Җавап сүзендә ЛНР Халык Советы Рәисе урынбасары Андрей Сопельник Фәрит Мөхәммәтшинга җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде һәм очрашуда катнашучыларга икътисадны торгызу буенча күрелә торган чаралар турында мәгълүмат бирде. «Безнең өчен россиялеләрнең, аерым алганда, татарстанлыларның, халык хуҗалыгы эшен оештыру өчен ярдәме бәяләп бетергесез, — диде ул. — Шундый ярдәм нәтиҗәсендә без үзебезне Россия халыклары гаиләсендә тойдык».

ЛХР делегациясе әгъзалары Татарстан парламентының эшен оештыру мәсьәләләре, төбәкләр арасында хезмәттәшлек итү мөмкинлеге белән кызыксынды.

Очрашуда РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутатлары Максим Топилин, Айрат Фәррахов, Айдар Метшин һәм Илья Вольфсон, шулай ук ТР Дәүләт Советы депутатлары Лотфулла Шәфигуллин, Леонид Якунин һәм Шакир Яһудин катнашты.


Фикер өстәү