Казан глобаль саммит экспертлары бүгенге җәмгыятьтә яшьләрнең психологик сәламәтлеге буенча фикер алышачак

27-30 август көннәрендә Казанда узачак глобаль саммитта экспертлар бүгенге җәмгыятьтә яшьләрнең психологик сәламәтлеге буенча фикер алышачак. Сессия 28 августта 14.30 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр узачак.

Анда, аерым алганда, Кызыл Хач һәм Кызыл Ярым Ай җәмгыятьләре Халыкара федерациясе эксперты Ирина Мялик, Төркиянең Кызыл Ярым Айга психологик-социаль ярдәм хезмәте координаторы Айшә Челик, Иранның Кызыл Ярым Ай җәмгыяте яшьләр вәкиле Куша Голкар чыгыш ясаячак.
Чарада менталь сәламәтлеккә, медитациягә карата фәнни якын килү темасы күтәреләчәк. Чыгыш ясаучылар шулай ук яшьләр мохитендә иминлекне яхшырту, психик сәламәтлек буенча иң яхшы дәүләт һәм халыкара программалар турында сөйләячәк.

Исегезгә төшерәбез: Казан глобаль яшьләр саммитында төп биш тема: яшьләр миграциясе, эшмәкәрлек, яшьләрнең иминлеге һәм психик сәламәтлеге, яшьләрдә цифрлы трендлар һәм социаль лифтлар, мөмкинлекләрнең тигезлеге темалары күтәреләчәк.


Фикер өстәү