Казан мәктәбендәге фаҗигадә зыян күрүчеләрнең гаиләләренә ярдәм итү буенча счет ачылган

Татарстан Республикасы Президенты Казандагы фаҗигадә зыян күрүчеләргә акча җыю буенча счет ачкан өчен Саклык Банкына рәхмәт белдергән. Рөстәм Миңнеханов үзе дә бу счетка акча күчергән.

Безнең белешмә. Россия Кызыл Хач җәмгыяте Саклык Банкы белән берлектә Казандагы фаҗигадә зыян күрүчеләргә акча җыюны оештырган. Акчаны кабул итүче булып “Россия Кызыл Хач” Гомумроссия иҗтимагый оешмасы тора.

Зыян күрүчеләргә акчалата ярдәмне «Сбербанк.Онлайн» кушымтасы, банкоматлар, терминаллар һәм банк офислары яки Россия Кызыл Хач оешмасы сайты (redcross.ru) аша күчерергә мөмкин. Акча күчергәндә, комиссия тотып калынмый.

“Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләрнең барчасының авыр кайгысын уртаклашабыз. “Россия Кызыл Хач” Гомумроссия иҗтимагый оешмасы һәм аның Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге төрле яклап ярдәм итәргә әзер. Хәзерге вакытта акча җыю өчен счет ачылды”, – ди оешма рәисе Павел Савчук. – Без, Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән берлектә, фаҗига җиле кагылган гаиләләрнең ихтыяҗларын билгеләү бурычын үз өстебезгә алып, аларга ярдәм итәргә тырышачакбыз. Һәр очрак аерым каралачак. Акчаны тоту турында хисап һәр ай саен Россия Кызыл Хач җәмгыяте сайтында басылып чыгачак”.

Акча күчерү өчен расчет счеты һәм реквизитлар:

Наименование организации: Общероссийская общественная организация «Российский Красный Крест»

Р/с 40703810600020000017

ПАО Сбербанк

Кор/счет 30101810400000000225

ИНН 7728014523

КПП 772801001

БИК 044525225

ОГРН 1037700182772

Назначение платежа: Благотворительное пожертвование на помощь пострадавшим в школе №175 в Казани.


Фикер өстәү