Казанда 63 яшьлек хатын-кыз фатир саткан акчасын мошенникларга күчергән

“Азино-2” полиция бүлегенә бер пенсионер ханым мөрәҗәгать иткән. Баксаң, ул ике көн элегрәк кенә фатирын сатып, яңасын алырга җыенган икән. Торагын сатып алучылар бер өлешен “тере” акча белән түләгән, ә калганын пенсионерның счетларына күчергән: бер миллион сумын – бер банкка, тагын бер миллионын – икенче банкка.
Фатирын саткан ханымга 9 февраль көнне кичен таныш булмаган бер кыз шалтыраткан. Үзен ул банк хезмәткәре дип таныштырган. Кыз, имештер, пенсионерның счетыннан бер миллион сумнан артыграк күләмдә акча күчерү омтылышы булганлыгын белдергән. Шуңа ул акчаны башка счетка күчерергә кирәклеген әйткән. Кызның кушуы буенча ханым банк бүлегенә барып, бер миллион сумнан күбрәк акчасын алган. Шуннан теге кызга хәбәр иткән. Кыз башка банк бүлегенә барып, акчаны банкомат аша күчерергә кушкан.
Пенсионер сумка тулы акча белән ялгыз йөрүдән шикләнеп, улына шалтыраткан һәм аның тиешле урынга озатып куюын сораган. Шуннан болар, бергәләшеп, банкоматка килгән һәм акчаны ниндидер счетка күчергән. Акча күчерелгәч, банк “хезмәткәре”, трубканы, янәсе, банк куркынычсызлыгы хезмәткәренә биргән. Телефондагы ир кеше корбанына счет номерын (“АУФ488”) әйткән һәм икенче көнне шуның белән банк бүлегенә барып, күчерелгән акчасын кире алырга кушкан.
Хатын өенә кайткач, акчасының счетка күчү-күчмәвен белү өчен, банкның “кайнар линия”сенә шалтыраткан. Банк хезмәткәре, игътибар белән тыңлагач, пенсионерның мошенниклар тозагына эләгүен, шуңа кичекмәстән полициягә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген әйткән.
Банк “хезмәткәрләре”нә карата “Мошенниклык” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган, хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара.


Фикер өстәү