Казанда 41 яшьлек хатын-кыз мошенникларга 2,5 миллион сум акча күчергән

Казанда яшәүче 41 яшьлек ханым телефон мошенникларының чираттагы корбанына әйләнгән. Ул ниндидер счетка 2,5 миллион сумлап акча күчергән.

Акчасыннан коры калган ханым полиция бүлегендә сөйләп үткәнчә, 28 июль көнне банкка кредитларын рефинанслау өчен заявка тапшырган. Берникадәр вакыттан соң аңа таныш булмаган бер ир-ат шалтыраткан. Үзен банк хезмәткәре Дмитрий Панфилов буларак таныштырып, заявка тапшыру-тапшырмавын һәм рефинанслау суммасын раславын сораган. Ханым аңа уңай җавап биргән. Дмитрий, мәгълүматны тикшергән кебек кыланганнан соң, банкка мөрәҗәгать итүченең шәхсән мәгълүматлары сезнекенә туры килми, дигән. Шуннан, банкта клиентларның шәхси мәгълүматлары читкә “агып”, кемнәрнеңдер кулына килеп кергән булса кирәк, дип аңлаткан. Дмитрий бу хакта полициягә хәбәр итәчәген әйткән, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Икенче көнне әлеге ханымга мессенджер аша шалтыратканнар. Үзен хокук саклау органы хезмәткәре буларак таныштырган берәү, янәсе, ханымның билгеле бер күләмдә кредит алу мөмкинлегенә ия булуын, ул-бу килеп чыкмасын өчен мошенникларга юлны ябарга кирәклеген әйткән. Моның өчен ул банк хезмәткәре әйткәнне эшләргә киңәш иткән.
Шуннан соң ханым янә Панфилов белән элемтәгә кергән, ул нәрсә эшләргә икәнен өйрәтеп торган. Аның әйткәннәрен үтәп, ханым барлыгы 2,48 миллион сумлык кредит рәсмиләштергән. Акчаны алып, үзенә әйтелгән счетка күчергән. Шул ук вакытта шалтыратучының соравы буенча ханым “тиз түләү” системасы белән мобиль телефон сатып алган. Акчаны шуның ярдәмендә күчергән. Барлык операцияләр буенча чекларны саклаган. Шалтыратучы белән даими элемтәдә торган, башка беркем белән дә аралашмаган.
Акчаны күчергәннән соң Панфилов аңа, кредитының, янәсе, юкка чыгарылуы турында документ җибәргән. Берничә көннән соң шушы ук кешеләр янә шалтырата башлаган һәм аның исеменә тагын бер кредит рәсмиләштерүен хәбәр иткән. Ханым инде бу юлы үзен алдауларын аңлап, полициягә мөрәҗәгать иткән.


Фикер өстәү