Түбән Камада ике әби мошенникларга 1,2 миллион сумнан артыграк акча күчергән

Аларга үзен полиция хезмәткәре буларак таныштырган ир-ат шалтыраткан.

Түбән Камада ике әби мошенникларга 1,2 миллион сумнан артыграк акча күчергән. Аларга үзен хокук саклау хезмәткәре буларак таныштырган ир-ат шалтыраткан. Җинаять эше кузгатылган.

69 яшьлек пенсионер ханымга ниндидер номердан шалтыратып, счетындагы акчасын мошенниклар күчерергә маташуын әйткәннәр һәм, моңа юл куймас өчен фәлән-төгән эшләргә кирәк, дип өйрәтеп торганнар. Ул бик нык куркуга төшеп, мошенникларга 1 миллион сумнан артыграк акчасын күчерүен сизмичә дә калган.

83 яшьлек әби белән дә нәкъ шундый ук хәл булган. Аңа да билгесез номердан шалтыратканнар. Шалтыратучы үзен полиция лейтенанты буларак таныштырып, мошенникларны эзләвен әйткән. “Ярдәм итмәсәгез, сез дә аның җинаятьтәшенә әйләнәчәксез”, – дип әбинең котын алган. Бичара әби нишләсен, мошенникның һәр сүзен бик игътибар белән тыңлап, банкомат төймәләренә баскан һәм бөтен саклык акчасын шушы адәмгә күчереп куйган.


Фикер өстәү