Чаллыда яшәүче мошенникларга миллион сумнан артык акча күчергән

Чаллыда яшәүче бер ханым үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштырган мошенникларга миллион сумнан артыграк акча күчергән.

Алдакчылар аңа, янәсе, шәхси кабинетыннан кемнеңдер кредит алу өчен гариза бирүен хәбәр иткән. Хатын гаризаны юкка чыгаруны сораган, әмма «банк хезмәткәре» моны эшли алмавын әйткән. Шуннан соң тагын берничә «банк хезмәткәре» шалтыратып, хатын-кызны үз исеменә кредит рәсмиләштерергә маташуларына тәмам ышандырган. Мошенниклар, имештер, җинаятьчеләргә аяк чалу өчен, кредит алып, аны үзләре күрсәткән счетка күчерергә кирәклеген әйткән. Хатын-кыз «банк хезмәткәрләре» күрсәтмәсен үтәгән –уңайлырак, тизрәк булсын өчен аңа хәтта такси чакыртканнар. Шулай итеп, ул банкоматтан миллион сумнан артыграк акча алып, аны мошенниклар счетына җибәрүен сизми дә калган.

Хатын-кыз үзен алдауларын аңлаганнан соң полициягә мөрәҗәгать иткән. Мошенниклык маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.


Фикер өстәү