Татарстанның бер авылында «гламур» ял итү урыны барлыкка килгән

Яшел Үзән районының Олы Күлбаш авылында «гламур» ял итү урыны барлыкка килгән. Бу хакта «Яшел Үзән» хәбәр итте.

Былтыр әлеге проектны Илнур Хәмидуллин үзенең фикердәшләре белән гамәлгә ашыра башлаган.

Бүген шушы «гламур» кемпингта ял итү өчен кешеләр чират тора икән.

Безнең яшәешебезгә яңа глэмпинг (кемпингның бер төре) дигән сүз килеп керде. Бу табигатьтә ял итүнең заманчалаштырылган төре, чит илдә ул бик популяр, хәзер инде Россиядә дә үстерелә башлады.

Күптән түгел генә Яшел Үзән районында глэмпингларны Татарстан җирлегендә киңәйтү буенча республика Президенты Рөстәм Миңнеханов та киңәшмә уздырган иде.

 


Фикер өстәү