Татарстанда кош гриппын кертүгә юл куймау буенча кисәтү эшләрен көчәйтергә өндиләр

Татарстан ветеринария хезмәте республикага кош гриппын кертүгә юл куймау буенча кисәтү эшләрен көчәйтергә өнди. Күчмә кошлар кайта башлый, ә алар үзләре белән вирус та «алып кайтырга» мөмкин. Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов шулай дип белдергән. Шул ук вакытта ул Татарстанда кош гриппы очраклары буенча үз вакытында тиешле чаралар күрелүен, шуңа күрә республикада инфекция таралуга юл куелмавын билгеләп үткән.

Алмаз Хисаметдинов әйткәнчә, хәзер кабан дуңгызлары арасында Африка чумасы таралу мәсьәләсе дә кискен тора. Республикада шундый алты очрак билгеләнгән: Алабуга һәм Әлмәт районнарында – берәр, Зәйдә – дүрт очрак.


Фикер өстәү