Рөстәм Миңнеханов хайваннар авыруларын кисәтү чараларын көчәйтергә кушты

Бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә республика территориясендә эпизоотик вәзгыять турында фикер алыштылар. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин да катнашты.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасының Россия Федерациясенең барлык төбәкләре белән тыгыз икътисадый элемтәләре бар. Күп санлы хайваннар һәм хайван продукциясенең шактый күләме кертелә. 2022 елда Татарстан Республикасына 49 мең баштан артык мөгезле эре терлек китерелгән, шул исәптән 12,5 меңе — чит илләрдән.

«Россиянең башка төбәкләренең һәм тулаем дөньяның иминлеге Татарстан иминлегенә йогынты ясый. 2022 ел йогышлы авырулар буенча безнең төбәк өчен Африка дуңгыз чумасыннан кала уңышлы булды. 2022 елның кыска вакыт эчендә безнең республикада төрле районнарда әлеге инфекциянең 11 чыганагы ачыкланды. Бүгенге көндә барлык учаклар буенча карантин гамәлдән чыгарылды», — дип хәбәр итте Алмаз Хисаметдинов. Ул яз башыннан йогышлы авыруларны профилактикалау эшен көчәйтергә кирәклеген искәртте.

Кошлар гриппына килгәндә, республика өчен 2022 ел уңышлы узган. Бу авыруны кисәтү буенча республиканың ветеринария белгечләре шактый эш башкарган. Шул ук вакытта дөньяда грипп буенча хәлләр бик киеренке. 2022 елда 70 дәүләт территориясендә 8 меңгә якын грипп учагы теркәлгән. 120 миллионнан артык кош юк ителгән.

«Галимнәр мәгълүматлары буенча кош гриппы мутацияләнә. Дөньяда әлеге авырудан башка төр хайваннар кырылу очраклары теркәлә. Бу мәсьәлә буенча бик уяу булырга кирәк», — диде ведомство башлыгы.

Ул хәбәр иткәнчә, Татарстан территориясенә аеруча куркыныч авырулар кертмәс өчен Ветеринария идарәсенең һәм Россия ветеринария күзәтчелеге идарәсенең ТР буенча идарәсе тарафыннан ЮХИДИ хезмәткәрләре ярдәме белән ветеринария-полиция постлары эшли. 2022 елда 24 мең берәмлектән артык автотранспорт тикшерелгән, ветеринария законнары таләпләрен бозуның 307 очрагы ачыкланган. Хокук бозучыларга карата җавап чаралары кулланылган. Бүгенге көндә нәүбәт ике постта башкарыла. Бу — Казан шәһәре алдыннан Идел аша күчеш каршындагы Малиновка посты һәм Чаллы шәһәре каршындагы Тула-1 посты . Кертүне контрольдә тотуны көчәйтү өчен Алексеевск районында Кама аша күпердә тагын бер пост кирәк.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, хайваннарның куркыныч авыруларын профилактикалау мәсьәләләре өстенлекле булырга тиеш. Ул Прокуратурага, Россельхознадзорга һәм район башлыкларына бу эшкә кушылырга чакырды. «Бу — безнең республиканың иминлеге. Татарстан — эре терлекчелек төбәге. Бу авырулар зур куркыныч тудыра. Биредә дә профилактик чаралар бик мөһим», — дип белдерде ТР Рәисе. Ул шулай ук терлекчелек хуҗалыкларында һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларда тиешле аңлату эшләре алып барырга кушты.

/ТР Рәисе Матбугат хезмәте


Фикер өстәү