Әни кешенең Брянск шәһәрендә яраланган баласы белән очрашу видеосы пәйда булды

SHOT телеграм-каналы әни кешенең кичә Брянск шәһәрендә беренче сыйныф укучыларын Украина диверсантларыннан коткарган герой-малае Фёдор белән очрашуның дулкынландыргыч видеосын бастырган. Табиблар малайга күп сәгатьлек операция ясаганнар. Хәзер аның хәле тотрыклы, яшь геройны реанимациядән палатага күчергәннәр.
Исегезгә төшерәбез, 2 март иртәсендә Брянск өлкәсе территориясенә диверсантлар үтеп кергән. Алар балалар булган автомобильгә атканнар. Нәтиҗәдә йөртүче һәлак була, ә 10 яшьлек Фёдор яралана. Әмма бала югалып калмый һәм ике беренче сыйныф укучысын куркынычсыз урынга чыгара алган. Аннары аны хастаханәгә китергәннәр.

Фикер өстәү