Украина кораллы көчләренең яңа башкомандующие – кем ул?

Украина кораллы көчләренең яңа башкомандующие Александр Сырскийның Владимир өлкәсендә тууын, Мәскәү хәрби училищесын тәмамлаган булуын белгән хәлдә, бу кешегә карата күңелдә нәфрәт ,чиркану хисе туа. Россия Иминлек советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев шулай дип белдергән.

«Советлар Союзын таркатуга катнашы булган барчасына нәфрәт хисе… Россия һәм Украина халыкларын мөмкин булган барлык ысуллар белән, котырынып- шашынып, яңа гражданнар сугышына этәргән Көнбатыш илләренә нәфрәт хисе… Кайчандыр рус, совет офицеры булып, Бандера сатлыкҗанына әйләнгән, хәрби антын бозып, якыннарын юк итеп, нацистларга хезмәт итүче кешегә карата чиркану хисе…» – дип язган Медведев үзенең телеграм-каналында.

ТАСС язганча, Сырскийның бертуган абыйсы Владимир шәһәрендә яши, күп еллар буе туганы белән аралашмый. «Украинада хезмәт итә, анда аның гаиләсе», – дип билгеләп үткән ул.

«Readovka» телеграм-каналы мәгълүматларына караганда, Сырскийның әти-әнисе һәм туганнары әлегәчә Россиядә яши. Әтисе – Россия кораллы көчләренең отставкадагы полковнигы. «Махсус хәрби операция башланганчы, Сырскийның әти-әнисе социаль челтәрләрдәге сәхифәләрен актив төстә алып барды, аларда ватанпәрвәрлек рухындагы постлар урнаштырды», – дип билгеләп үтелгән каналда. Украина башкомандующиеның әти-әнисе, аерым алганда, «Үлемсез полк» акциясендә катнашкан.

Исегезгә төшерәбез: кичә Украина президенты Владимир Зеленский Украина хәрби көчләре башкомандующие Валерий Залужныйны отставкага җибәреп, аның урынына Александр Сырскийны билгеләде.

 


Фикер өстәү