Телчеләр рус телен укыту алымнары турында да фикер алыша

КФУда Рус теле укытучылары ассоциациясе булдырылырга мөмкин. Бу хакта федераль университет ректоры Ленар Сафин “Россия халкы бердәмлеген булдыру һәм халыкара интеграция чарасы буларак, рус теле һәм әдәбияты” дип исемләнгән форумның ачылышында әйтте. Әлеге чара рус телен саклау һәм үстерүгә нинди этәргеч бирәчәк?

Форумда катнашкан Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева белдергәнчә, күпмилләтле Татарстанда рус телен яхшы беләләр. Моның шулай икәнлегенә чыгарылыш сыйныф укучыларының рус теле һәм әдәбиятыннан имтихан нәтиҗәләре дә дәлил булып тора.
– Казан лингвистик мәктәбе рус телен чит тел, туган тел, дәүләт теле буларак укытуда иң яхшыларның берсе булып санала. Халыкара форумда укыту методикалары турында фикер алышачаклар. Күпмилләтле республикада рус теле турында сөйләшкәндә, шулай ук бездә яшәүче башка халыкларның да туган телләрен саклауга зур игътибар бирелә, – диде Ләйлә Фазлыева.
Россия Президенты киңәшчесе, Президент каршындагы Рус теле советы рәисе Владимир Толстой, рус теле яшәячәк һәм үсәчәк, диде, борчылмаска киңәш итте. Ә бу зур форумны Казан вузында уздыру очраклы түгел. Рус телен чит тел буларак укыту кафедрасына 40 ел тула икән.
– Кичә вузда конференция башланды. Бүген без Рус теле һәм әдәбияты укытучылары ассоциациясе утырышын уздырдык. Бер урында берничә форум узачак. Бирегә илдәге барлык федераль университетларның вәкилләре килде. Беренчедән, КФУ оештыра белә, икенчедән, күп кенә юнәлешләр, шул исәптән рус телен укыту буенча да лидерлардан санала, – диде Владимир Толстой.
Россия Язучылар һәм наширләр берлеге рәисе Сергей Шаргунов әйтүенчә, КФУда зур булмаган китап остаханәсе эшләячәк. Форумга илнең танылган язучылары, яшь авторлар да килгән.
– Аларның китаплары бастырылачак, әдәби журналарда да дөнья күрәчәк. Безнең берләшмә төрле халыкларның әсәрләрен тәрҗемә итә, ике телле китаплар (рус һәм башка милләт телендә) чыгара. Мондый бәйләнеш бик мөһим. Бер караганда, үз туфрагын тоя, икенче яктан, әсәрен киң катлауга җиткерә. Алга таба КФУ, шулай ук әдәбият өчен җан атучылар белән төрле проектлар тормышка ашырачакбыз. Укытучы белән авторларның очрашуы бик кирәк. Авторлар үз иҗатларына нәкъ менә рус теле укытучылары йогынты ясаганын әйтә, – диде ул.
КФУ ректоры Ленар Сафин: “Казан университеты һәрвакыт алдынгы булды, шулай булачак та, булырга да тиеш”, – дип белдерде. Алга таба рус теле укытучылары берләшмәсе оештырылачагын әйтте. Шул рәвешле, Татарстан мондый оешмалы беренче төбәк булачак.
Форум 8 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.


Фикер өстәү