Рәсимә Шәмсетдинова: “Татар теле сынавын өстенлекле юнәлеш дип куймыйча хәлебез юк”

Татарстанда 2024 елга республика министрлыкларының бурычларын билгеләү буенча онлайн-тавыш бирү дәвам итә. Әлеге бурычлар исемлегендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе – 9 нчы сыйныф укучылары арасында татар теленнән имтихан сайлаучыларның саны 15 проценттан да ким булмавы һәм моның өчен мөмкинлекләр тудыру.

Бу тәкъдимнең әһәмияте турында Татарстан Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, Татарстанның Халык укытучысы Рәсимә Шәмсетдинованың фикерен сораштык.

– Өстенлекле юнәлеш дип куймыйча хәлебез юк. Әгәр дә мәктәптә укыткан фән буенча бернинди имтихан, таләпләр дә куелмый икән, аңа карата әти–әниләрнең дә, укучыларның да җаваплылыгы булмаячак, – ди Рәсимә Шәмсетдинова.

Татар теле факультатив буларак укытылган вакытта да әлеге фәннән белем тикшерүләрнең үткәрелүен әйтте ул. 2017 елдагы вазгыятьтән соң, әти–әниләр, җәмгыять тынычлансын өчен, бу мәсьәләнең күтәрелмәвен дә аңлатты. Рәсимә Шәмсетдинова әйтүенчә, әгәр туган телләрне шушы юнәлештә күтәрмәсәк, имтихан билгеләнмәсә, аның укытылуы әкренләп нульгә калачак. Монысы – бер. Икенчедән, укучылар туган телләрдән имтихан сайламый икән, Мәскәү каршында хисап тоткан очракта да, аларның үзләренә дә кирәк түгел, җәмгыятьтә дә әһәмияте юк, дигән фикер туачак. Өченче момент та бар әле. Укучының фәнгә мөнәсәбәте таләпләргә бәйле. Әгәр укытучы таләпчән булмаса, ул фән балада кызыксыну уятмаячак. Әти–әни дә җитди кабул итмәгәч, баласының уңышын да, уңышсызлыгын да күрмәячәк.

– Әти–әниләр, җәмгыять тарафыннан туган телгә битарафлык булырга тиеш түгел. Туган тел үсешенә өлеш кертү – һәр кешенең бурычы. Без аны рус теле, математика һәм башка фәннәр кебек кеше тормышында әһәмиятле роль уйный торган предметлар дәрәҗәсенә күтәрергә тиешбез. Ә моны имтиханнар, чаралар, мәктәптә башка фәннәргә куйган кебек таләпләр булмаганда, башкара алмаячакбыз, – диде Татарстанның Халык укытучысы.

Өстенлекле юнәлештә, ни өчен татар теленнән имтихан сайлаучыларның саны 15 проценттан да ким булмаска тиеш, дип куелган? Анысын да ачыклык керттек.

– Берничә ел элек 11 нче сыйныф укучылары арасында татар теленнән имтиханны республикада нибары бер укучы – Балтач районының Норма мәктәбе укучысы Әдилә Шәйхетдиновага гына бирде. Без аны бөтен дөньяга күрсәтеп йөрдек. 2017 елдан соң әлеге күрсәткеч бөтенләй төшкән иде. Хәзер кинәт кенә кертеп җибәрү дә әйбәт түгел. Укучылар, әти–әниләр, җәмгыять әкренләп бу фәннең дәрәҗәсен аңлый башлар. Кискен генә эшләргә ярамый. Ни өчен дигәндә, стандартта андый таләпләр куелмаган, туган тел – әти–әниләр сайлавы буенча гына укытыла торган фән. Әгәр, барысы да имтихан бирсен, дигән таләп куйсак, аны берәү дә сайламаска мөмкин. Шундый очраклар да бар: бала туган телен укырга тели, әти–әни теләми. Бездә мили үзаң бик нык аксый әле. Әкрен генә күндерергә кирәк. Салкын суга кисәк кенә ташлаудан бернинди мәгънә дә булмаячак, – диде Рәсимә Равил кызы.

Аның әйтүенчә, соңгы вакытта сөенечле үзгәрешләр дә күзәтелә. Һәр район милли мәгариф юнәлеше буенча “юл карта”сын төзегән.

– Район башлыклары, мәктәп директорлары фәнгә бөтенләй башкача карый башлады. Алар борылгач, әти–әниләр дә борыла. Әле Апаста берничә район катнашында узган семинарда булып кайттык. Укытучыларда активлык сизелә. Буадан бер укытучы: ”Төркемдәге укучыларымның яртысы татар теленнән имтихан сайлый”, – диде. Кузгалыш бар. Киләсе елда күтәрелеш тагын да артыр, – дип өметләнә Рәсимә Шәмсетдинова.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү