Көн тудымы – хәбәр. Вакыйгаларга, мәгълүматка бай чорда яшибез. Шушы ташкында адәм баласында әледән-әле сораулар да туып тора. Бүгенге сәхифәбездә укучыларыбызны кызыксындырган сорауларга ачыклык кертергә булдык.
Аларга «Казан нуры» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов җавап бирә.
– Соңгы вакытта Аллаһы Тәгаләдән ераклаша башладым. Намазларымны калдырам, арыганга салышам. Тирә-юнемдә динле кешеләр булмагангамы икән… Ирем дә намазда булса, җиңелрәк булыр иде, дип тә уйлыйм. Үземне ничек кулга алырга икән? Шайтан коткысына ничек бирешмәскә? Өшкереп, өйне юып чыгарыргамы әллә? Берәр киңәш бирегезче.
– Кешенең иманы гел бертөсле була. Ә менә ихласлык вакыт-вакыт үзгәреп тә куярга мөмкин. Ихласлыгыбыз артсын, намазларыбыз яратыбрак укылсын өчен, дусларыбыз, якыннарыбызның диндә булуы да мөһим. Андый чакта күпкә җиңелрәк була. Кыен күңел халәтеннән чыгу өчен, мәчетләргә ешрак йөрергә тырышыгыз. Аллаһы Тәгаләдән: «Ихласлыгымны арттырсаң иде», – дип сорасагыз да хәерле булачак. Сезнең очрактагы кебек мизгелләр күп кешедә була. Кайчак намазларның тәме күбрәк, кайчак намаз укыганда ихласлык та азрак булырга мөмкин. Әмма ничек кенә булса да динебездән тайпылмаска, намазларны калдырмаска тырышырга кирәк.
– Мәрхүмнең кырыгын тиешле көннән алдарак яки соңрак үткәрергә ярыймы икән? Юкса кырыгы эш көненә туры килә. Ашны ял көнне уздырсак, уңайлырак булыр иде.
– Гомумән караганда, мәетнең өчесе, җидесе, кырыгы, елы тулгач уздырыла торган ашлар – гореф-гадәт. Динебездә мәет ашын фәлән көнне үткәрергә дигән андый катгый таләп юк. Мөмкинчелек юк икән, аны үткәрмәсәң дә гөнаһы булмый. Мәрхүм өчен кайсы көнне дога кылсак та хәерле була. Шуңа күрә мәрхүмнең кырыгын алдан яки соңрак үткәрсәк тә, бернинди зыян юк.
– Мәетне ерак юлга алып чыкканда, мәет булган машинаны узып кайтырга ярыймы?
– Әлбәттә, юлда булганда, ашыккан вакытта мәет машинасын узарга ярый, иншаллаһ. Моның гөнаһы юк. Юлда башкача булмый. Мәетне күтәреп барган вакытта исә аны узып китмәү хәерлерәк.
– Әнием мәрхүм әбиемнең алкасын миңа бирде. Мәеттән салдырган алканы тагарга ярыймы?
– Әлбәттә, ярый. Аннан куркырга да, шикләнергә дә кирәкми. Моның бер гөнаһы да юк.
– Үлгәч, коелган чәч, киселгән тырнак өчен җавап бирергә туры киләчәк, диләр. Бу сүзләрдә хаклык бармы? Гомумән, коелган чәч, тырнакны ни эшләтергә?
– Үлгәч, адәм баласына Аллаһы Тәгалә каршында һәрбер нәрсә өчен җавап бирергә туры киләчәк. Шул исәптән киселгән тырнак, тузгыган чәчебез өчен дә соралачак. Аларны күмеп куюдан да яхшысы юк. Ул теләсә кайда аунап йөрергә тиеш түгел. Күпфатирлы йортта яшәүчеләр исә киселгән тырнак, коелган чәчләрне унитазга салып, агызып җибәрсә дә була. Чөнки «сихер» дигән әйбер бар. Әгәр чәч-тырнакларыбыз теләсә кайда аунап ятса, начар кешеләргә эләгеп, бозык та ясаулары бар. Чисталык ягыннан да шулай киңәш ителә ул. Тырнак, чәч аунап ятса, ул ризыкка эләгергә дә мөмкин. Мөселман кеше чиста, пакь булырга тиеш. Шуңа күрә киселгән тырнак, коелган чәчләрне җыеп, урнаштырып барырга тиешбез.
– Белмичә, ялгыш хәрам ризык ашаган булсаң, ни эшләргә?
– Әгәр без бу ризыкны йотмаганбыз икән, аны шундук төкерергә кирәк. Йоткан очракта, косып чыгару хәерле. Кеше алай булдыра алмаса, Аллаһы Тәгаләгә: «Гөнаһларымны гафу итсәң иде, белмичә эшләдем», – дип тәүбә итәргә, гафу сорарга кирәк.
– Балага ата-анасы белән бер ятакта йокларга ярыймы?
– Кечкенә бала ата-анасы белән йокласа, моның бер зыян да юк. Әмма ун яше тулгач, аны аерым йоклата башларга кирәк. Болай эшләмәсәң, зур гөнаһ була дигән сүз түгел, билгеле. Кайбер галимнәр фикеренчә, бала, балигъ булганчы, ата-анасы белән бер урында йоклый ала. Әмма монда мәсьәләнең икенче ягы да бар. Баланы ун яшьтән аерым йоклату ул үсә төшсен, мөстәкыйльлеккә өйрәнсен өчен кирәк.
Динә Гыйлаҗиева
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat