Лилия Мөхәммәтгатова: «Балаларның сәламәтлеген мәктәптә укыганда ук кайгыртырга кирәк»

Татарстанда 2024 елга республика министрлыкларының бурычларын билгеләү буенча онлайн тавыш бирү дәвам итә. Әлеге бурычлар исемлегендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе – яңа туган балалар арасында үлем-китем очракларын киметү һәм 15–17 яшьлек балаларның репродуктив сәламәтлегенә игътибарны арттыру.

Бу тәкъдимнең әһәмияте турында 10 нчы номерлы шәһәр балалар хастаханәсе баш табибы Лилия Мөхәммәтгатова фикерен сораштык.

– Яшь буынның киләчәге, сәламәтлеге турында сөйлибез икән, без иң беренче чиратта кыз һәм малайларның саулыгын кайгыртырга тиеш. Аларның репродуктив сәламәтлеген мәктәптә укыганда ук яхшылап кайгыртырга кирәк. Шуңа күрә киләсе елда 15–17 яшьлек кыз һәм ир балаларның гинеколог һәм урологларга күренеп тору күрсәткечен 78 проценттан 83 процентка җиткерәсе иде, – дип сөйләде ул «ВТ» хәбәрчесенә. – Яңа туган сабыйлар, балалар арасында үлем-китем очракларын киметү дә зарур. Безнең тормыш, сәламәтлек саклау тармагының дәрәҗәсен билгели торган күрсәткечләрнең берсе бу.

Лилия Мөхәммәтгатова, форсаттан файдаланып, халыкны үз сәламәтлегеңә игътибарлырак булырга да чакырды.

– Бездә күпләр мондый төр чараларга бармак аша карый. Ә бит диспансеризация вакытында күпме чирне алдан кисәтеп, күпме авыруны вакытында дәвалап, җиңеп була. Табиблар һәрдаим әйтеп, кисәтеп торган киңәшләргә колак салучы да сирәк. Хәле уңайлануга, барысы да истән чыга. Әйтик, кешегә шул ук гипертония диагнозы куелган икән, ул табиб әйткәннәрне һәрчак истә тотып, даими рәвештә дәваланып торырга тиеш. Сәламәтлекне килеп терәлгәч кенә кайгыртасы түгел, – ди белгеч.


Фикер өстәү