Ябык әдәби конкурс җиңүчеләрен билгеләү вакыты кичектерелә

Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән Татарстан Язучылар берлеге уздырган әдәби әсәрләр конкурсына гаризалар кабул итү вакыты төгәлләнде. Бу көннәрдә «Роман» номинациясеннән тыш башка җиңүчеләр (һәр номинациядә – өчәр) билгеле булырга тиеш иде.

Конкурс комиссиясе әгъзасы, «Казан утлары» журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин хәбәр итүенчә, җиңүчеләрне билгеләү вакытын кичектерергә туры килгән.

– Эшлекле сәфәрләрдә булу сәбәпле, жюри әгъзалары алдан билгеләнгән вакытта җыела алмады. Әмма без, бу атнада җыелып, җиңүчеләр язылган конвертларны ачарга ниятлибез, – дип аңлатты ул «ВТ» хәбәрчесенә.

Әлеге конкурс 10 номинациядә уздырыла. 2023 елның 1 сентябренә кадәр 9 номинациядә эшләр кабул ителеп бетте.  «Роман» номинациясенә эшләр 2023 елның 1 декабренә кадәр кабул ителде, җиңүчеләр исә 2024 елның 1 февралендә мәгълүм булачак. Барлык җиңүчеләр дә 2024 елның 21 февралендә – Халыкара туган тел көнендә тантаналы чарада бүләкләнәчәкләр.

Конкурска барлыгы 1652 (шуның 23е – «Роман» номинациясенә) эш килгән. Сүз уңаеннан, беренче тапкыр уздырылган конкурста җәмгысы 1470 эш иде.


Фикер өстәү