Тел комиссиясе игълан иткән ябык әдәби конкурска унбиш роман кабул ителгән

Татарстан Президенты карамагындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе инициативасы белән игълан ителгән ябык әдәби конкурс комиссиясе «Роман» номинациясенә килгән әсәрләрне укый башлады.

«1 декабрьгә кадәр романнарны кабул иттек. Алар комиссия әгъзаларына таратылды. Һәр әсәрне февральгә кадәр өчәр кеше укыячак», — диде конкурсны уздыру өчен җаваплы дип билгеләнгән «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин.

Ул жанры күрсәтелмичә килгән ике-өч әсәрнең жюри карары буенча «Роман» дип билгеләнүен ассызыклады.

«Барлыгы 15 роман килде. Дөресен генә әйткәндә, бу бик зур күрсәткеч. Әйтик, бөтенесе яхшы булган очракта, бу „Казан утлары“ өчен дүрт еллык материал», — диде баш мөхәррир.

Рөстәм Галиуллин проза жанры буенча жюри әгъзаларының һәр әсәрне укырга алынуын әйтеп узды. Әлегәчә бәхәсләр баруын әйтте, ләкин шушы берничә көн эчендә җиңүчеләр билгеләнәчәген вәгъдә итте.

Ябык әдәби конкурсның «Роман» жанрында көч сынашачак әсәрләр:

1. Иса Хирасима Нагасакиевич. «Сихри боҗра»

2. Авыл-Мәркәз.»Фәхрине үтереп ташладылар»

3. Елъязмачы. «Шәһри Казан кыйссасы»

4. Әкрәм. «Яугир»

5. Сабирулла. «Урда ханы Үзбәк»

6. Рәҗәп. «Ачылмаган сер»

7. Гыймади. «Килер бер көн»

8. Биккол. «Сыналу»

9. Әлмирә. «Әлмирәнең хәтере ачыла»

10. Мартин. «Кичерү юк»

11. Әлиф Кирмән. «Бер сәгатьтә ничә мизгел?..»

12. Азамат Магамуров. «Алтын урда кешеләре».

13. Кара малай. «Мөфтине үтерергә»

14. Исмәгыйль. «Бәхет исе».

15. Аваздаш. «Казан серләре»

«Роман» номинациясендә җиңүчеләргә каралган премия суммалары:

I урын — 500 000 сум

II урын — 400 000 сум

III урын — 300 000 сум


Фикер өстәү