ТР Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе ярдәмендә оештырылган әдәби конкурсның «Роман» номинациясе җиңүчеләре билгеле

Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе тәкъдиме белән игълан ителгән ябык әдәби конкурс комиссиясе «Роман» номинациясендә җиңүче авторларның исемнәре язылган конвертларны ачты.

Жюри әгъзалары әйтүенчә, бәйгегә барлыгы 15 роман килгән. 5 романны сайлап алганнар. Шулар арасында өч җиңүче билгеләгәннәр.

Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла сүзләренчә, бу конкурс Марат Әхмәтов теләктәшлеге белән оештырылган. «Ул безнең белән җыелып сөйләшкәндә, татар әдәбиятын үстерү кирәк, моның өчен стимул булу мөһим, диде. Мондый конкурс булганы юк иде әле. Приз фонды да зур. Язучыларны кузгатып җибәрә алдык», — диде ул.

Җиңүчеләр исемлеге түбәндәгечә:

1 урын — Зөлфәт Хәким (Казан)
2 урын — Фирдүс Гыймалтдинов(Казан)
3 урын — Равил Сабыр(Әлмәт)

Зөлфәт Хәким «Бер сәгатьтә ничә мизгел бар», Фирдүс Гыймалтдинов «Урда ханы Үзбәк», Равил Сабыр «Фәхрине үтереп ташладылар» дигән романнары белән катнашкан.


Фикер өстәү