«Омикрон» штаммының яңа төренең төп симптомы ачыкланган

Коронавирусның «омикрон» штаммының BA.2 яңа тибының төп симптомнары каты ютәл һәм югары температура булуы ачыкланды.

Express басмасы Бөекбританиянең сәламәтлек саклау өлкәсендә иминлек агентлыгы мәгълүматларына сылтама белән хәбәр иткәнчә, «омикрон»ның яңа тибы симптомнары аның элеккеге билгеләре белән охшаш. Югары температура һәм каты ютәлдән башка тәм һәм ис сизү кими яки югала.

Тикшеренүчеләр ачыклык керткәнчә, BA.2 тибының үзенчәлекле симптомнарын әле ачыкларга кирәк, мөгаен, ул BA.1 билгеләренә охшаш булыр.

«Омикрон»ның BA.2 тибын кайвакыт «яшерен омикрон» дип йөртәләр, чөнки аны лаборатория шартларында BA.1 тибыннан аерырга кыен.

UKHSA аны тикшеренә торган вариантлар исәбенә кертте. Әлегә дөньяда үзенчәлекле «омикрон» өстенлек итә, әмма BA.2 Даниядә коронавирусның өстенлек итүче төре булып тора.


Фикер өстәү