Узган атнада югалган ике яшьлек баланың мәетен кар көртеннән тапканнар

25 гыйнварда Түбән Новгород өлкәсенең Холм шәһәрендә югалган ике яшьлек сабый мәетен кар көртеннән тапканнар.

Shot тегерамм-каналы хәбәр иткәнчә, сабыйның үле гәүдәсен бала яшәгән йорттан 50 метр ераклыкта яшәүче күрше хатыны ишегалдында кар көрәгәндә тапкан. Сабыйның тәнендә кыйнау-сугу эзләре булмаган. Тикшерүчеләр фикеренчә, кызчык күршеләрнең ишегалдына йә үзе килеп кереп, суыкта туңып үлгән, яисә аны киртә аша ыргытканнар, дип яза канал.

Холм шәһәрендә яшәүче сабыйның югалуы турында моннан бер атна элегрәк мәгълүм булган. «Бала үтерү” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган. Кызчык эчкечеләр гаиләсендә 8нче бала булып дөньяга килгән. Бертуган абый-апаларының һәммәсен опека органнары алган.

Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, сабыйның әнисе, полициягә баласының югалуы турында төрлечә сөйләгән. Башта ул, имештер, баласын ялгызы гына өйдә калдырып, мунчага китүе, ә сөяркәсенең бу вакытта кунакта булуы турында әйткән. Аннан соң инде фикере чуылып киткәнгәдерме, башка сәбәптәндерме, бала югалганда барысының да мунчада булуларын белдергән. Мунча мичендә сөякләр табылган, әмма аларның кешенеке булмавы ачыкланган.

27 гыйнварда суд кызның әнисен һәм теге ирне кулга алган. Шулай ук мәгариф комитеты түрәләренә битарафлык буенча җинаять эше кузгатылган.


Фикер өстәү