Татарстанда яңа хастаханә барлыкка килде

Республикада яңа сәламәтлек саклау учреждениесе – Әлмәт районара күп профильле хастаханәсе барлыкка килде. Премьер-министр Алексей Песошин бу җәһәттән тиешле карарга кул куйган.

Документ хокукый мәгълүматлар рәсми порталында басылып чыккан.
Документтан күренгәнчә, хастаханә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы тәъдиме белән оештырылган. Яңа дәвалау оешмасы Радищев урамы, 67 йортта (биредә “Татьнефтьнең медицина-санитария часте урнашкан) теркәлгән. Шуны нефтьчеләрнең тагын бер объекты – “Здоровье” шифаханәсе белән берләштереп, Әлмәт районара күп профильле хастаханәсе булдырылган.

Шул ук вакытта район үзәк хастаханәсе төзекләндереләчәк. Эшләрне 1 майга кадәр башлап җибәрү күздә тотыла. Хастаханәне ремонтлауга республика бюджетыннан 48 миллион сумнан артыграк акча бирелгән.


Фикер өстәү