1 февраль тарихта ниләр белән хәтердә калды?

Кытай календаре буенча Яңа ел
Бу көнне 21 декабрьдән соң икенче яңа ай күренгәч, 21 гыйнвар белән 20 февраль арасында бәйрәм итәләр. Быел ул 1 февральгә туры килә. Аны Кытайча Яңа ел яки Яз бәйрәме дип тә атыйлар. Бу – анда яшәүче халык өчен иң озын һәм мөһим бәйрәм. Фестивальләр һәм күңел ачулар 15 көнгә кадәр дәвам итә. Кайбер илләрдә Кытай календаре буенча үз Яңа елларын бәйрәм итәләр. Бу – Вьетнамда – Тет, Кореяда – Соллаль, Монголиядә Цаган Сар бәйрәмнәре.

Халыкара десерт көне
Десертлар дөньядагы барлык кухняларда диярлек бар. Аларның кайберләре турында легендалар сөйләнә, кайсылары тарихи шәхесләр белән бәйле. Күбесе шул дәрәҗәдә популяр ки, хәтта үз бәйрәмнәре дә бар. Мәсәлән, Торт көне, Эскимо көне… 2000 нче еллар башында аларның барысын бергә берләштерүче Десерт көне пәйда булды. Ул рәсмиләштерелмәгән, интернет челтәрендә генә таралган.

Коллективлаштыру
92 ел элек (1930) СССР да массакүләм коллективлаштыру башлана.
1930 елның 1февралендә СССР Халык Комиссарлары Советы һәм СССР Үзәк Башкарма Комитеты шул хактагы карарга кул куя. Нәтиҗәдә җирне арендалау, шәхси крестьян хуҗалыкларында яллап эшләтү тыела. Җирле властьларга кулакларның милкен тартып алу, яшәгән урыннарыннан сөрү кебек вәкаләтләр бирелә. Соңрак раскулачивание һәм депортация тәртибе турында үзәктә боерык кабул ителә. Аның нигезендә кулакларның бөтен милкен тартып алу карала. Бу карарны тормышка ашыру барышында крестьяннар арасында ризасызлык туа. 1930 елда гына да 10 меңнән артык фетнә, баш күтәрү була. 1933 елның май аенда раскулачивание массакүләм булудан туктый. 1954 елны юкка чыгарыла.

Беренче саклык кассасы
99 ел элек (1923) Петроградта СССР да беренче булып саклык кассасы ачыла. Анда төрле кертемнәр, шулай ук дәүләт займнары һәи отышлы облигацияләр карала. 1933 елга илдә инде 50 мең саклык кассасы эшли.Башта алар СССР Финанс министрлыгы карамагында була, 1963 елда СССР дәүләт банкына күчерелә.

Герблы документ
323 ел элек (1699) ПетрI Россиядә эш кәгазьләрен герблы кәзгазьдә генә язарга әмер бирә. Шул көннән бары тик герблы кәгазьләр генә юридик көчкә ия була.

Фәния Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү