26 ноябрь тарихта ниләр белән истә калды?

Халыкара мәгълүмат көне

1994 елдан бирле Халыкара Мәгълүматлаштыру академиясе инициативасы белән уздырыла. Мәгълүмат ул – төрле ысуллар белән бер кешеләрнең икенчеләренә хәбәр бирүе. Кешелек тарихында бу бик зур роль уйнап килгән. Егерменче гасырның уртасыннан киң күләмдә шартлы сигналлар, техника кулланыла башлаган. Хәзер исә телевидение, цифрлы технология, интернет, мобильтелефон аша аралашу тенденциясе бара.

Мәгълүмат – бүгенге тормышта иң кыйммәтле әйбер. Әмма куркыныч ягы да бар: алынган мәгълүматны сыйфаты һәм эчтәлеге ягыннан контрольдә тота алмау «мәгълүмат стрессы» на китереп җиткерергә мөмкин. Соңгы араларда психологлар бу мәсьәләне еш күтәрә һәм аның сәламәтлеккә тискәре йогынтысы турында сөйли.

Халыкара итекчеләр көне

Бу – аяк киме дизайны белән шөгыльләнүче һәм тегүче, шулай ук ремонтлаучыларның һөнәри бәйрәме. Аяк киеме тегү – бик борынгы һөнәр. Баштарак бу авыр хезмәтне бары тик кул  белән генә башкарганнар. Шуңа күрә ул биккирәкле һөнәр булып саналган. Яхшы итекчеләр алтын бәясенә торган. Еллар үтү белән бу эш механикалаштырылган һәм аяк киеме тегү сәнәгате барлыкка килгән.

Теләсә нинди аяк киеме үзенең хуҗасы турында күп нәрсә «сөйли» ала. Кемдер үзенә зыян китереп булса да, модадан калышмаска тырыша, кемдер гомере буена җайлы аяк киеме кия. Ә менә аяк киеме төзәтүчеләрнең эше гасырлар буена үзгәрмәгән диярлек. Нинди генә техник алгарышларга ирешсәк тә, без алардан башка яши алмыйбыз.

Монголия тарихы

96 ел элек (1924 ел)  Монголия дәүләте оеша. Ул иң артта калган илләрнең берсе була. Икътисадында Кытай капиталы өстенлек итә. Россиядә 1917 елда булып узганинкыйлаб монгол крестьяннарына да тәэсир итә. Алар азатлык өчен көрәшкә күтәрелә. 1921 елны Монголиядә феодализмга һәм империализмга каршы халык инкыйлабы була. Шул ук елны ул җиңү белән тәмамлана. 1924 елның 26 ноябрендә Монголия Халык Республикасы төзелә. Башкаласы Урганың исеме Улан-Баторга алыштырыла. Ил идарә итүнең республика формасын кабул итә. 1990 елга кадәр Монголиядә коммунистлар режимы хакимлек итә. 1992 елда социализмнан баш тарталар. Әмма республика көне элеккечә кала. 1912 елның 12 февраленнән МНР Монголия дип атала башлый.

«АНТ-4» самолеты

95 ел элек (1925 ел) «АНТ-4» самолеты сынау очышы ясый. Аның конструкторы – А.Н.Туполев. Беренче сынауны очучы А.И.Томашевский үткәрә, очыш 7 минут дәвам итә.

«АНТ-4» — ике моторлы авыр бомбардировщик. 1923 елда СССР да әле андый самолетлар җитештерелми. Башта мондый очкычка Англиягә заказ бирмәкче булалар, соңрак бу идеядән баш тарталар. Кадрлар, белгечләр җитешмәүгә карамастан, самолет билгеләнгән срокка әзер була. Аны чит ил конструкторлары да таный. Нәтиҗәдә 1928 елда  серияләп җитештерә башлыйлар. Бу самолетлар СССР га 20 елдан артык хезмәт итә.

«Тыныч йокы, нәниләр»

57 ел элек (1963) «Тыныч йокы, нәниләр» телетапшыруы пәйда була. Аны инде өченче буын тамашачы карый. Бу проект Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә зур танылу ала. СССР да исә беренче гаилә программасы булып санала. Дөрес, әлеге тапшыру беренче тапкыр эфирга 1964 елның 1 сентябрендә генә чыга. Әмма туган көне булып аның Шаболовкада эшләнә башлаган чагы санала. Тапшыруның идеясе ул вакытта СССР Үзәк телевидениесенең балалар һәм үсмерләр өчен программалар редакциясе редакторы Валенитиеа Федорованыкы.

Фәния Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү