Кайда да бәйрәм. Без Яңа елны ничек каршыладык?

Шушы көннәрдә Татарстанда яшәүче чит ил кешеләре белән дә аралашып алдык әле. Җир шарында яшәүчеләр өчен Яңа ел бәйрәме уртак кебек үзе, әмма үзенчәлекләре булмый калмас дигән фикердән чыгып, шул хакта сораштык. Арада, бәлки, күңел дәфтәренә теркәп куярлыклары да бардыр.

Корея. Рудольф Ким, Казанда яшәүче кореялыларның милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе.

Бездә Яңа ел Соллаль дип атала. Кореялылар тормышында – төп бәйрәмнәрнең берсе. Ай календаре буенча исәпләнгән яңа елның беренче көне. Быел ул 10 февральгә туры килә. Элек Кореяда Яңа елны 14 көн бәйрәм итәләр иде. Тора-бара ялның артык күп булуын аңладылар да өч көнгә калдырдылар. Гореф-гадәт буенча бу көннәрдә бар кеше туган авылларына, әти-әниләре янына юл ала, шуңа күрә шәһәрләр бушап кала. Хәтта күп кенә кибетләр дә ябыла. Нигә дисәң, кибетчеләрнең дә туган йортларына кайтасы бар.

Бәйрәм көннәрендә гореф-гадәт буенча дөге салмасы пешерәләр. Ул ттоккук дип атала. Тагын панчан дигән салат әзерлиләр. Балалар белән һавага очыргыч җибәрәләр. Бәйрәмнең өченче көнендә һәркем түземсезлек белән ай калыкканын көтә. Әгәр ай ачык, үтә күренмәле булса, һава торышы әйбәт, уңыш мул булыр дип фаразлана. Айның ак төстәгесе – яңгырлар, кызыл төстәгесе корылык китерә дип фаразлана.

Казанда без Яңа елны, башкаларга ияреп, элегрәк рестораннарда, кафеларда үткәрә идек. Инде берничә ел үзешчән сәнгать коллективлары белән концерт оештырабыз. Тамашачылар күп килә, кайчагында хәтта Дуслык йортындагы залга сыймыйлар. Ике бию ансамблебез бар, яшьләр поп-музыка юнәлеше буенча үзләренекен оештырды. Бүләкләргә килгәндә, без тормышта кирәкле әйберләр бирергә яратабыз. Гадәттә ул азык-төлек, бизәнү әйберләре, акча булырга мөмкин. Шуңа мин кореялыларны әллә ни романтик хисләргә бирелүчән дип әйтмәс идем.

Таҗикстан. Мәҗит Убойдуллоев, Казан илкүләм тикшеренү-технология университеты профессоры.

Таҗикстанда Яңа елны узган гасырның 1935 елында беренче тапкыр үткәрәләр. Шул вакытта кибетләрдә чыршы уенчыклары пәйда була. Дүшәнбе шәһәрендә традиция буенча чыршыны ел саен декабрь башында ук бизиләр. Быел илебезнең бәйсезлек алганына 31 ел булу уңаеннан аны 31 метр биеклектә ясадылар. Таҗикстанда Яңа ел символлары Кыш бабай белән Кар кызының үз исемнәре бар: Бабои Барфи һәм Барфак. Гадәттә балалар бүләкне алар кулыннан алырга тырыша, шуңа күрә әти-әниләре алдан ук хәстәрен күрә.

Таҗикстанда үткәрелә торган Яңа елның күзгә күренерлек аерым бер үзенчәлекләре бар, дип әйтмәс идем. Советлар Союзы чорында бергә яшәгәч, бәйрәмнәр дә уртакка әверелгән. Ә менә бәйсезлек алгач, Таҗикстанда милли Яңа ел – Нәүрүз киң колач белән үткәрелә башлады. Шуңа да карамастан, 1 гыйнварда үткәрелүче Яңа елны онытмыйлар. Бу көнне һәр йортта әфлисун һәм мандарин исе, өстәлдә – оливье, «тун» астында балык, винегрет, койка, шәмпан шәрабе… Болардан тыш Таҗикстанда өстәлгә күп итеп кипкән җимешләр, татлы ризыклар куялар. Чөнки бу киләсе ел тәмле-татлы һәм уңышлы булсын өчен кирәк дигән ырым яши. Ә менә төп ризыкны, күбесенчә сәламәтлекләренә карап, таҗиклар төрлечә әзерлиләр. Кемгәдер тавык, кемгәдер бәрән ите ошый. Берәүләр шашлык, икенчеләр пылау пешерә. Бер генә уртаклык бар: әзерләгән ризыкта ит мулдан булырга тиеш.

Без гаиләбез белән 2007 елдан бирле Казанда яшибез. Шуңа күрә җирле традицияләрне дә, үзебезнекен дә сакларга тырышабыз. Быел да торт, төрле салатлар, шул исәптән оливье әзерләдек. Әлбәттә инде, өстәлебезнең «төп кунагы» пылау булды.

Әфганстан. Асефи Мөхәммәт Шәриф, «Әфганстан бердәмлеге» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе.

Әфганстанда Яңа елны 21 мартта, көн белән төн тигезләшкән көнне каршы алалар. Азиядә яшәүче халыклар өчен ул – Нәүрүз бәйрәме. Әфганстанда Руз-е Дехкан, ягъни Крәстиян көне дип атала. Бәйрәмнең беренче биш көне һәм унөченче көне календарьда ял көннәре булып исәпләнә. Бәйрәм традиция буенча төрле төстәге әләмне күтәрүдән башлана. Аның ничек җилфердәвенә карап, киләсе елның нинди буласын фаразлыйлар. Әләм 9 көн буена эленеп торырга тиеш.

«Фәрештә»ләр өй борынча йөреп, сәламәтлек, имин тормыш телиләр. Өстәлләргә сый-хөрмәт куелмаган йортны урап узалар. Димәк, бу – хуҗаларны да бәхет ел буена урап уза дигән сүз. Мондый хәлгә калмас өчен, бәйрәмгә һәркем алдан ук әзерләнә. Яңа елдан аермалы буларак, Руз-е Дехканны төн уртасында түгел, ә көндез каршылыйлар. Беренче көнне буразна йоласы үткәрәләр: буйволларның мөгезләрен майлыйлар, лента белән бизиләр һәм тантаналы төстә кырга чыгаралар. Беренче буразнаны сызу авылның иң хөрмәтле кешесенә – аксакалга тапшырыла. Аның артыннан ир-атлар кузгала. Бу йолада хатын-кызлар катнашмый. Алар аерым җыела. Беренче буразнага орлык сибүгә, кыр эшләренә тотыналар.

Яңа ел өстәлендә «с» хәрефенә башланган җиде ризык булырга тиеш: сабен (шытым биргән орлык), сир (сарымсак), синҗид (кыргый зәйтүн), сиб (алма), серкә, сатар (тимьян). Өстәлдәге буялган йомырка, күмәч һәм чиста су мул уңыш символлары булып санала. Исерткеч эчемлекләр кулланылмый, бу бәйрәмдә җиде төрле кипкән җимештән ясалган компот эчәләр. Унөченче көндә исә халык, табигать кочагына чыгып, пикник оештыра. Ел буена татлы минутлар күп булсын дип, ширбәт кебек тәм-томнар ашыйлар.

Без инде күптән Татарстанда яшибез. Кем чанасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың, дигәндәй, әлбәттә инде, Яңа елны каршыламый калмыйбыз. Быел да үз гореф-гадәтләребезнең иң яхшыларын гына истә тотып, матур итеп бәйрәм иттек.

Грузия. Майя Хухунашвили, «Сиони» милли-мәдәни автономия җитәкчесе.

Грузиядә Яңа ел бәйрәмен бик яраталар, 1 гыйнварда бәйрәм итәләр. Чыршыбыз грузин телендә чичилаки дип атала. Элек бу көнне мылтыктан ату традициясе бар иде. Хәзер инде фейерверк кына кулланалар. Шулай да бер гореф-гадәт бик нык сакланып калган. Курантлар 12не сукканнан соң, йорт бусагасыннан кем беренче булып атлап керә, шул «бәхетле аяк» дип санала. Әмма бу – бик зур җаваплылык. Гаиләне бәхет кенә түгел, ниндидер күңелсезлек тә көтеп торырга мөмкин бит. Шуңа да теләсә кем атлап керергә җөрьәт итми. Әмма берәр тапкыр кереп, гаиләгә бәхет ишелсә, ел саен чакыруларын көт тә тор. Бу йола бигрәк тә авылларда киң таралган. Элек шигырьләр сөйләгәннәр, аяк астына солы, бодай ярмалары сипкәннәр. Хәзер исә нинди дә булса бүләк алып киләләр. Кунак үзе дә буш кул белән китми.

Грузиядә Яңа елга бүләкләр бирешмиләр. Хәтта чыршы астына балаларга да күчтәнәчләр куймыйлар. Европадан мондый гореф-гадәтләр безгә ни сәбәпледер килеп җитмәгән.

Әмма ничек кенә булмасын, Яңа ел бәйрәмен үткәрмичә калмыйбыз. Мин Татарстанда күптәннән яшим. Совет чорында студент идем. Аннан туган ягыма кайтып киттем. Туксанынчы еллардан бирле яңадан Казанда яшим. Бу бәйрәмдә без гадәттә Грузиядә булган гореф-гадәтләрне сакларга, милли ризыкларны әзерләргә тырышабыз, чөнки Яңа ел – гаилә бәйрәме. Туган илебез дә, торган җиребез дә бик якын. Быел да туганнарыбыз, милләттәшләребез белән җыелышып утырдык. Грек чикләвеге белән балдан гозинаки ясадык. Әйтергә кирәк, без мондый татлы ризыкны бары тик Яңа елга гына әзерлибез.

Габон. Нзенге Арно, Казан авыл хуҗалыгы университеты аспиранты.

Бездә дә Яңа елны 1 гыйнвар көнне зурлап үткәрәләр. Гаилә бәйрәме. Әби-бабай, әти-әни, балалар, оныклар бергә җыела. Өстәл әзерләп, төрле вакыйгаларны искә алып, Иске ел белән хушлашабыз, Яңа елга теләкләр телибез. Ашау-эчү гадәттәгечә. Ит, балык, яшелчәдән төрле ашлар пешерәбез. Бүләкләрне күбрәк балаларга әзерлибез. Өлкәннәргә кием, сувенирлар, сәяхәткә юлламалар бүләк итәбез.

Мин Казанда бер елдан артык яшим инде. Яңа елны икенче тапкыр Татарстандагы дусларым белән үткәрдем. Безнең сыйларны да истә калдырсыннар дип, «Габон сителендә шпинат» әзерләдем. «Бик тәмле», – дип мактадылар. Яңа ел котлы булсын!

 

 


Фикер өстәү