Владимир Путин Ким Чен Ынга “Aurus” автомобиле бүләк иткән

Россия Президенты Владимир Путин Төньяк Корея лидеры Ким Чен Ынга Россиядә җитештерелгән машина бүләк итте, дип хәбәр иткән Төньяк Кореянең үзәк телеграф агентлыгы. “РИА Новости” хәбәрчесенә Президентның матбугат секретаре Дмитрий Пеков сөйләп үткәнчә, үзебездә җитештерелгән премиум-классындагы “Aurus” бу.

“Корея Халык Демократик Республикасының дәүләт эшләре Рәисе иптәш Ким Чен Ынга Россия Президенты Владимир Путин Россиядә җитештерелгән шәхси машинасын бүләк итте”, – диелгән Төньяк Корея агентлыгы хәбәрендә.Ким Чен Ын бүләге 18 февральдә аның сеңлесенә – Корея хезмәт партиясе Үзәк комитеты бүлеге мөдире Ким Ё Чжонга һәм партия Үзәк комитеты секретаре Пак Чон Чхонга тапшырылган. КХДР лидеры сеңлесе билгеләп үткәнчә, ике ил башлыгы арасында урнашкан аерым бер дустанә мөнәсәбәтләрнең ачык дәлиле булып торучы иң яхшы бүләк бу.

Владимир Путин “Aurus”ны Төньяк Корея лидерына 2023 елның сентябрендә “Восточный” космодромына килгәч күрсәткән. Ким Чен Ын үзе еш кына “Maybach” лимузинында йөри икән.


Фикер өстәү