Мәскәү башланып килүче елда үсеш көтә: моның өчен алшартлар бармы?

Россиядә рәсми оптимизм бик көчле. Мәскәү башланып килүче елда үсеш көтә. Статистика, теләсә, үсешне күрсәтә алачак, әлбәттә. Әйтик, үткән атнада доллар янә 93 сумга кадәр сикерде. Долларның күтәрелеше Илкүләм байлык фондының сумнардагы күләмен арттыра. Фондтан акча аласың, кимү урынына ул арта.

Доллар күтәрелгәч, импорт товар бәяләре дә артмый кала алмый, үзебез җитештергәне дә шуңа иярә. Узып та китә әле кайчак. Бер импорт товарның да йомырка үсеше кадәр бәя артуы күрсәтә алганы юк. Бәя арту бюджетка салым булып әйләнеп кайта, бюджетта дефицит кими – безнең кесәләрдә арта. Статистика бер дә алдашмыйча үсеш күрсәтә мондый чакта.

Рәсми саннарда бездә дә төшенкелек күзәтелә барыбер. Бөтен дөньяда икътисад ишелеп, безнеке генә тотрыклы калса, могҗиза булыр иде. «Росморречфлот» дигән оешма Россия портларында товар әйләнеше гыйнвар аенда декабрь белән чагыштырганда гына түгел, үткән елның шул чоры белән чагыштырганда да 6,2 процентка кимеде, дип белдерә. Бар төр йөк ташу да һәм барлык портларда да кими. Ерак Көнчыгыш портларында кимү – 9,1 процент. Кызыл диңгез аша үтеп Санкт-Петербургка һәм Новороссийскийга килүче товарлар шулай ук кимегән. Йәмән гыйсъянчылары Россия корабларына тимәскә вәгъдә итә итүен, әмма, бердән, бәласеннән баш аяк, икенчедән, йөк ташуның кимүе башка сәбәпләргә дә бәйледер, мөгаен.

Россиянең авыл хуҗалыгында рентабельлек кими. Бигрәк тә үсемлекчелек тармагында. Дөрсен генә әйткәндә, авыл хуҗалыгы беркайчан да рентабельлек белән мактана алмады. Субсидияләр хисабына гына бераз уңай нәтиҗә күрсәтеп килде. Бар нәрсәгә бәя күтәрелгәндә һәм чыгымнар үскәндә, рентабельлек артса, гаҗәп булыр иде. Белгечләр авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяләр түбән торганда, җитештерүчеләрнең банкротлыгы башланмагае, диләр.

Авыл хуҗалыгы гына түгел, хәтта оборона сәнәгатенә хезмәт итүче гражданлык сәнәгате тармакларында да үткән елгы кискен күтәрелештән соң, быел торгынлык башлануы мөмкин. Владимир Путин Уралга визиты вакытында Чиләбе электрометаллургия заводын тиктомалдан гына дәүләт кулына тартып алмады. Эре предприятиеләрнең хуҗасы алышына, алар дәүләт кулына күчәчәк дигән фаразлар тормышка ашып килә. Дәүләт алар алдында торган проблемаларны ничек чишәр, анысы башка мәсьәлә.

 


Фикер өстәү