• МӨҺИМ
  • Халыкчан
  • Документлар
  • Яңа сан
  • АРХИВ 2013-2019
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү
Ватаным Татарстан
  • МӨҺИМ
    • Барысы
    • Авыл
    • Әдәбият
    • Дин
    • Җәмгыять
    • Икътисад
    • Интервью
    • Мәгариф
    • Мәдәният
    • Милләт
    • Сәясәт
    • Спорт
    • Хәвеф-хәтәр
    • Язмыш
    Урамда йөргән озын күлмәк белән намаз укырга ярыймы?

    Урамда йөргән озын күлмәк белән намаз укырга ярыймы?

    Йолдызнамә: 9 – 15 ноябрь

    Йолдызнамә | 25–31 гыйнвар

    Азәрбайҗан / Әзербәйҗан

    Азәрбайҗан / Әзербәйҗан

    “Әле ярый әтиебез исән”

    “Әле ярый әтиебез исән”

    Кечкенә йолдызлар “яңгыры”:  “Балалар премиясе”нә кемнәр лаек булды?

    Кечкенә йолдызлар “яңгыры”: “Балалар премиясе”нә кемнәр лаек булды?

    «Эшләрнең үзгәрешсез баруы системаның чайкала башлавына китерә»

    «Эшләрнең үзгәрешсез баруы системаның чайкала башлавына китерә»

    Борбаштагы малайлар пансионаты турында: «Беренче елны эшне оештыру бик җиңел булмады»

    Борбаштагы малайлар пансионаты турында: «Беренче елны эшне оештыру бик җиңел булмады»

    Америкадагы үзгәрешләр Россиягә ни дәрәҗәдә кагылачак?

    Америкадагы үзгәрешләр Россиягә ни дәрәҗәдә кагылачак?

    Әтнә театры үзгә бер дөнья ул, аның хәтта тамашачысы да башка

    Ирада Әюпова: «Иҗат коллективларын банкет үткәрү дәрәҗәсенә төшерергә ярамый»

    «Мин сине яратам!» (Гыйбрәтле язмыш)

    «Мин сине яратам!» (Гыйбрәтле язмыш)

    ТикТокта сәясәт: Навальный  балаларга кул суза, аларны саклыйк!

    ТикТокта сәясәт: Навальный балаларга кул суза, аларны саклыйк!

    «Спутник V» ковидтан коткара

    COVID-19 вакцинасыннан соң мунчага йөрмәскә һәм балага узмаска киңәш ителә

  • Халыкчан
    • Барысы
    • Гаилә
    • Иман
    • Кайсыгызның кулы җылы?
    • Көт мине
    • Сәламәтлек
    • Серле сандык
    • Укучыларыбыз яза
    • Халык авазы
    • Һич онытасым юк
    Урамда йөргән озын күлмәк белән намаз укырга ярыймы?

    Урамда йөргән озын күлмәк белән намаз укырга ярыймы?

    Айрат Хөсәеновтан каз каклау СЕРЛӘРЕ

    Айрат Хөсәеновтан каз каклау СЕРЛӘРЕ

    Кырымча татлы төш ясау ысулы

    Кырымча татлы төш ясау ысулы

    Коронавирус турында 5 сорауга җавап

    Баш санитар табиб Анна Попова: «Татарстан пандемия чорында төшенкелеккә бирелмәде»

    Раилә Гарапшинадан мич коймагы РЕЦЕПТЫ

    Раилә Гарапшинадан мич коймагы РЕЦЕПТЫ

    Абый белән сеңел арасында дуслык буламы?

    Абый белән сеңел арасында дуслык буламы?

    Гөлия Гыймадиева: «Һава температурасы кисәк үзгәргән көннәрдә коронавируслы кешеләргә сәламәтлегнә аеруча игътибарлы булырга кирәк»

    Гөлия Гыймадиева: «Һава температурасы кисәк үзгәргән көннәрдә коронавируслы кешеләргә сәламәтлегнә аеруча игътибарлы булырга кирәк»

    Газ мичен чистартуның җиңел генә ЫСУЛЫ

    Газ мичен чистартуның җиңел генә ЫСУЛЫ

    Шикәрдән баш тарту өчен 10 СӘБӘП

    Шикәрдән баш тарту өчен 10 СӘБӘП

  • Документлар
    • Барысы
    • Мактаулы исемнәр
    • ТР законнары
    • ТР Президенты указлары

    ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ПРЕЗИДЕНТЫ УКАЗЫ 13.10.20

    Татарстан Республикасы Президенты указлары

    «Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында

    «Җир асты байлыклары турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында

    Мактаулы исемнәр

    Ничек үзмәшгуль булып теркәлергә?

    Ничек үзмәшгуль булып теркәлергә?

  • Яңа сан
  • АРХИВ 2013-2019
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү
Табылмады
Бар результатлар

Баш бит МӨҺИМ Сәясәт

Доллар тагын кыйммәтләнәчәк?!

- ieditor
13.05.2020
- Сәясәт
0
Доллар тагын кыйммәтләнәчәк?!
0
Карулар
Share on FacebookShare on Twitter

Озакка сузылган яллардан соң башланып килүче яңа атна безне күңелсез яңалыклар белән каршылый. Дөнья икътисадында һәм сәясәтендә каршылыклар һәм интригалар COVID-19га бәйле рәвештә төенләнә.

АКШның пандемия өчен җаваплылыкны Кытай өстенә аударырга тырышуы каршы якның бик авырлык белән төзелгән сәүдә килешүен өзүе белән кайтаваз бирергә мөмкин. Хәер, ул килешү инде болай да үтәрлек түгел, чөнки икътисади хәл кискен үзгәрде: якларның берсе дә вәгъдәләрен үти алмый. Күк асты иленә американнарның углеводородлары да, атом-төш станциясе өчен җиһазлары да кирәкми хәзер. 2 май көнне Трамп кытай товарларына өстәмә пош­линалар кертергә җыенуы турында игълан итеп, ел башында төзелгән килешүне болай да яраксызга чыгарды инде.

Икътисадның җанлануына булган өметләр башка илләрдә дә челпәрәмә килә. Германиядә коронавирус йоктыручылар саны арта башлады, Уханьга чир яңадан әйләнеп кайтты. Менә шул күңелсез яңалыклар фонында атна башында яңадан нефтькә бәя төшә. «Кара алтын» җиһады Согуд Гарәбстанына да каты итеп китереп сукты. Март аенда гарәп иле 27 миллиард долларлык резервларын югалткан. Бу – бик зур сан. «Кара көн»гә дип җыйган гарәп акчалары, болай барса, бик тиз янып бетәргә мөмкин. Согудлар бүген ашыгыч рәвештә чыгымнарын кисәләр һәм салымнарны күтәрәләр. Өстәмә кыйммәт салымы 5 проценттан 15 процентка кадәр күтәрелә, халыкка яшәү минимумы күләмендә акча өләшү туктатыла. Ил әҗәткә акча җыю белән мавыга башлады.

Менә шундый «кайнар» яңалыклар фонында АКШның Финанс министрлыгы безнең барыбыз өчен дә мөһим карар кабул итте: моңарчы күрелмәгән күләмдә дәүләт облигацияләре сатарга ниятләде. Америкада хәлләр бик яман: эчке тулай продукт апрель аенда 40 процентка кимеде, эшсезләр армиясенә 20 миллион кеше өстәлде. Югалтуларны каплау өчен икенче кварталда гына да Хөкүмәт 3 триллионга якын әҗәт кәгазе сатарга җыена. Быел сатылачак облигацияләр күләме алдагы биш елда җыелган барлык әҗәт күләменнән зуррак булачак. Бу – Федераль резерв системасы баскан долларлар облигация сатып алуга тотылачак дигән сүз. Биржаларда исә, доллар кытлыгы пәйда булып, акцияләр түбәнгә тәгәрәргә тиеш. Бер уңайдан доллар да кыйммәтләнер, әлбәттә. Апрель аенда доллар станогы әйләнешен дә киметкән анда. Март урталарында бер атнага уртача 600 миллиард доллар басылган булса, апрель «уңышы» атнага 70 миллиард доллар гына. Әлегә биржаларда зур дулкынлану сизелми, нефть белән алтын бәясе берникадәр төшү генә долларның мус­кул җыярга тырышуы турында сөйли. Яңа биржа түнтәрелеше башланырмы, доллар чынлап та кыйммәтләнерме, дигән сорауларга, мөгаен, атна ахырына таба җавап табылыр.

Рәшит Фәтхрахманов

Фото: pixabay.com

Тэглар акчаартадолларРәшит Фәтхрахманов
ShareTweetShare

Добавить комментарий Отменить ответ

Ваш адрес email не будет опубликован.

ХӘБӘРЛӘР

Янгын чыккан фатирдан исерек хуҗаны коткарганнар

18:30

Илдар Кыямовка мактаулы исем бирелде

16:56

Республика халкын көчле салкыннар турында кисәтәләр

16:52

Татарстанда куркыныч юл һәлакәтендә яшь бала үлгән

15:00

Республикада коронавирусның 86 яңа очрагы ачыкланды

13:35

Россиядә автомобильчеләр өчен яңа штрафлар кертелә

13:34

Бердәм «ковид паспорты»н ни өчен кертеп булмавын аңлаттылар

12:11

Киләсе айдан социаль түләүләр артачак

12:09

Түбән Камада Татарстан журналистлар союзының җирле бүлеге эше яңартыла

10:34

UFC лигасына беренче татар көрәшчесе керде

10:00

Тагын бер илдә «Спутник V» вакцинасын җитештерә башлыйлар

09:00

Мәктәптә укыту өчен кесә телефоны куллану тыела

08:00
Күбрәк

ПОПУЛЯР

Дөнья Кубогы этабында алтын медаль яулаган Эдуард Латыйповның әтисе: «Биатлон белән шөгыльләнергә соңга калгансыз, диделәр»

21.01.2021

«Бер көндә әтисен, ирен һәм ике улын югалтты. Беркем беркем белән сөйләшми, елыйлар гына»

19.01.2021

Фән Вәлиәхмәтов: «Зур сынауны җиңдем… Исән калуым – могҗиза»

18.01.2021

Режиссер Рамил Фазлыев: «Театрда фанат булсаң гына эшләп була»

15.01.2021

Миләүшә Сөнгатуллина: «Ялга чыгып киткәндә, алда бәхетсезлек көтеп торадыр, дигән уй башыма да кереп карамады»

11.01.2021

СОҢГЫ ФИКЕРЛӘР

  • 21 Янв 2021 - 14:04 АидаОйдэге тэрбиягэ дэ карыйдыр инде. Минекелэр яшь аермасы 1яшьтэ 10 ай. Олысы (абыйсы) сенлесен гел яклап, саклап кына тора. Уз…Абый белән сеңел арасында дуслык буламы?
  • 21 Янв 2021 - 11:53 ЛейсанХәерле көн! Мәкаләдә үз кишәрлегеңдә йорт салу мөмкинлеге дә бар диелгән: "Әлеге кредитны җир кишәрлеге сатып алып, шунда торак төзүгә,…Авыл үсәрме: махсус ипотека программасында үзгәрешләр бар
  • 21 Янв 2021 - 11:47 АнонимКак хранить круглый год?Көнгә 5 фейхоа ашагыз: ул яман шеш, салкын тию һәм тазарудан саклый
  • 21 Янв 2021 - 11:28 Сафия101 яшьлек әбигә син терәк бул инде. Дөнья буйлап, рәхәтләнеп күп йөрдең. Кеше акча түләп йөри, синеке три в одном:…101 яшьлек әбисе турында Ләйсәнә Садретдинова: «Ул безгә терәк!»
  • 20 Янв 2021 - 18:33 АнонимФЭН яшьтэш !!! Шуд кадэр рэхэт сине укуы,менэ гел безненчэ жингел .бергэ сойлэшеп ,гэплэшеп утырган кебек.КИТАП ЯЗ СИН ?! Узен…Фән Вәлиәхмәтов: «Әни төш юрата торган әбигә барган. Кызым, күңелеңә авыр алма, балаң гарип туа, дигән»

СОРАШТЫРУ

Коронавирустан прививка ясатасызмы?

Нәтиҗәләр

Загрузка ... Загрузка ...

© 2019 Copyright © Все права защищены

  • Газета турында
  • Редакция
  • Элемтә
  • Реклама
  • Язылу

«Ватаным Татарстан» газетасы һәм сайты язмаларын, фото, видеоларны күчереп бастырган очракта редакциядән рөхсәт алу мәҗбүри

☎ 222-09-70  ✉ info@vatantat.ru

Табылмады
Бар результатлар
  • МӨҺИМ
  • Халыкчан
  • Документлар
  • Яңа сан
  • АРХИВ 2013-2019
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү

© 2019 Copyright © Все права защищены

Безгә кушыл!