Акча бакчада үсми: бу елны республиканың икътисадый үсеше нәрсәгә бәйле?

4 триллион сумлык чик, хезмәт хаклары, эшче көчләргә кытлык һәм уртак тырышлык. Башкалада республиканың социаль-икътисадый үсешенә багышланган утырыш узды. Сөйләшер сүз күп җыелган: чара дүрт сәгатькә якын дәвам итте. Анда яңгыраган фикерләрне «ВТ» хәбәрчесе дә тыңлады.

Татарстанда социаль-икътисадый тотрыклылыкны тәэмин итү буенча оператив штаб, Икътисад министрлыгының еллык коллегиясе һәм Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт комитетының күчмә утырышы узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Былтыр ирешкән төп саннарны Премьер-министр урынбасары – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов җиткерде. Узган ел нәтиҗәләре буенча, Татарстанда тулай төбәк продукты 4,1 триллион сум тәшкил иткән. Министр әйтүенчә, барлык чикләүләр, санкцияләр, кадрлар дефициты, кредит-акча сәясәтен катгыйландыруга да карамастан, Татарстан предприятиеләре үсүен дәвам иттерә.

– Моңа кадәр тупланган ныклык запасы, кече һәм урта предприятиеләрнең өзлексез эше, барлык дәрәҗәдәге хакимият органнарының үзара килешеп эшләве һәм дәүләттән ярдәм чараларын тормышка ашыру бәрабәренә 2023 елда республикада тулай төбәк продукты күрсәткече 4 триллион сумлык чикне узды, – диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Аның әйтүенчә, төп капиталга инвестицияләр күләме былтыр 1 триллион сумнан да артып киткән. Төзелеш эшләре күләме 15 процентка үсеп, 708 миллиард сумга җиткән. Узган елның гыйнвар – ноябрь айларына алынган мәгълүматларга караганда, Татарстан оешма-предприятиеләрендә уртача хезмәт хакы 59994 сум тәшкил иткән. Әлеге күрсәткеч буенча республика Идел буе федераль округында беренче урында тора. Чагыштыру өчен, 2022 елда Татарстанда уртача хезмәт хакы – 52274 мең сум, 2021 елда – 45800 сум булган. Иң күп уртача хезмәт хакы алучылар – казылма байлыклар чыгару (94,6 мең сум), мәгълүматлаштыру һәм элемтә (92,4 мең сум), финанслау һәм иминият эшчәнлеге (86,4 мең сум) тармакларында эшли.

Билгеле булганча, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе иң түбәннәрдән  берсе, ул 0,3 процент тәшкил итә. Утырышта хәбәр итүләренчә, Татарстанда 4,3 мең кеше рәсми рәвештә эшсез булып теркәлгән. 2024 елның 1 гыйнварына эш бирүчеләр барлыгы 48,7 мең вакансия урнаштырган. Былтыр мәшгульлек үзәкләренә төрле сораулар белән 92 меңгә якын кеше мөрәҗәгать иткән. Шул исәптән, 30 мең кешене, эш эзләүче буларак, исәпкә алганнар. 2023 елда 22 мең кешене эшкә урнаштырганнар.

Тырышкан табар, ди халык мәкале. Рәсми мәгълүматларга караганда, Татарстанда 293,9 мең үзмәшгуль бар. 2023 ел башы белән чагыштырганда, аларның саны 69 мең кешегә диярлек арткан. Мидхәт Шаһиәхмәтов әйтүенчә, республикада кече һәм урта эшкуарлыкка булышу йөзеннән күпсанлы ярдәм чаралары тормышка ашырыла.

– Узган ел дәвамында кече һәм урта эшкуарлыкка 87 миллиард сумлык ярдәм күрсәтелде, – диде министр.

2024 елның 1 гыйнварына Татарстанда 172,5 мең кече һәм урта эшкуарлык субъекты теркәлгән. Аларның зур өлеше, ягъни 38,3 проценты сәүдә юнәлешенә туры килә. Шулай ук төзелеш һәм логистика (һәркайсы 10 процент) кебек юнәлешләр дә киң таралган. Бизнес тармагында 612 меңгә якын кеше эшли.

Чарага федераль дәрәҗәдәге кунаклар да күп чакырылган иде. Алар бүгенге хәлгә генә бәя биреп калмыйча, күбрәк алда көткән эшләр турында сөйләде. «Авырткан җир»гә кагылгангамы, залда утыручылар Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт комитеты җитәкчесе Максим Топилинның тәкъдимен алкышларга күмде. Мәскәү кунагы кадрлар кытлыгы мәсьәләсенә тукталды.

– Эшче көчләр җитмәү турында күп әйтелде. Бу федераль дәрәҗәдә дә фаразланды. Төрле чаралар күрелде, – диде Максим Топилин һәм гамәлдәге законнарга үзгәрешләр кертү мәсьәләсенә тукталды. – Хезмәт законнары бар, алар бик консерватив. Еш кына аны үзгәртергә тырышу бик авыр, хәтта куркыныч та. Чынлыкта исә куркырга кирәкми, сак эш итә белергә кирәк. Мөмкинлекләр бар, без бу юнәлештә эшләячәкбез.

Сөйләшүгә Рөстәм Миңнеханов йомгак ясады. «Республиканың икътисадый үсеше ул – предприятиеләр һәм республикадагы хакимият органнарының федераль хезмәттәшләр, ведомстволар белән берлектә башкарган хезмәте нәтиҗәсе», – диде Татарстан Рәисе. Ул федераль Хөкүмәткә ярдәмнәре өчен рәхмәт тә белдерде.

– Республикада булган һәрнәрсә, ирешелгән барлык икътисадый нәтиҗәләр – безнең уртак эшебез. Федераль Хөкүмәт, Президент тарафыннан зур ярдәм алабыз. Без бик тыгыз эшлибез. Республиканың Икътисад министрлыгына һәм, әлбәттә, җитештерүчеләребезгә дә рәхмәт белдерәсем килә. Безнең югары нәтиҗәләрдә хезмәт коллективларының, җитәкчеләренең өлеше зур, – диде Рөстәм Миңнеханов.


Фикер өстәү